Барлык яңалыклар
Район сулышы
14 февраль 2019, 19:15

Иске Балтачта «Дуслык» аллеясе булдырылачак

Иске Балтачта Совет урамының Галиев һәм Малая урамнары белән кисешкән чикләрендә "Дуслык аллеясе" урнашачак.

Республикада һәмм районда « Заманча уңайлы шәһәр мохите булдыру” программасын тормышка ашыру дәвам итә. Былтыр бу программа чикләрендә Иске Балтачта Сабантуй мәйданы төзекләндерелгән иде.
2019 елда бу программаны тормышка ашыру чикләрендә Хакимияте шушы программа Иске Балтачта аллея булдыру турында карарга килгән. Шушы карар бүген район Хакимиятендә үткән киңәшмәдә җәмәгатьчелек хөкеменә тәкъдим ителде.

Район Хакимиятенең архитектура бүлеге начальнигы Илдар Җиһангиров белдерүенчә, аллея Иске Балтачта Совет урамының Галиев һәм Малая урамнары белән кисешкән чикләрендә урнашачак. Дөресрәге, ул Иске Балтач 2нче санлы урта мәктәбеннән алып Иске Яхшый авылына барып җиткәнче “сузылырга” тиеш. Тик менә урамның уң ягыннанмы, сул ягыннанмы?. Кииңәшмәдәгеләр аллея урамның сул ягында булсын иде дигән фикергә килде.
--Биредә җәяүлеләргә уңайлырак шартлар булдырып булмасмы, дигән максат белән шушы төбәктә аллея булдырырга уйладык. Совет урамының бу өлешендә тротуар бар. Тик ул уңайсыз һәм хәвефле. Ә аллея булдырганда, авылга ямь дә керер, җәяүлеләр өчен дә уңайлы булыр иде. «Уңайлы шәһәр мохите” программасын шушы максатка юнәлтсәк дөрес булыр дип уйлыйм,-- диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев киңәшмәдәгеләрне карарны хупларга чакырып.
Киңәшмәдә катнашкан Иске Балтач авылы җәмәгатьчелеге аллея булдыру тәкъдимен хуплады.
Район Хакимиятенең архитектура бүлеге начальнигы Илдар Җиһангиров ачыклык кертүенчә, “Дуслык аллеясе” 900 метр чамасы озынлыкта булачак. Анда брусчаткадан, 2-3 метр киңлектә, тротуар салу күз уңында тотыла. 30 берәмлек яктырткыч урнаштыру карала. Ике урында керү-чыгу аркалары урнаштырачаклар. Уйсулыктан үткән бер урында басма-күпер салу да проектка кертелгән. Шулай ук су агзып җибәрү өчен 14 урында торбалар урнаштырылачак. Утырып ял итү өчен аллея буйлап 20 эскәмия урнаштыру да карала. Шулай ук калдыклар ташлау өчен 20 урна куймакчылар. 2000 метр озынлыкта киртә тоту да күз уңында тотыла.
Шушы максатлар өчен федераль бюджеттан 4 миллион 730 мең сум, республика бюджетыннан 96550 сум акча юнәлтеләчәк.
Төзекләндерү чаралары җәмәгать территориясенең техник торышын һәм халыкның уңайлы ял шартларын күтәрергә булышлык итәчәк һәм яшәү шартларын яхшырту юнәлешендә уңай чагылыш табачак.
Читайте нас: