Барлык яңалыклар
Район сулышы
14 февраль 2019, 13:47

Балтачның моңлы сандугачлары Фигать Галин һәм Фирзәнә Әсләмова концертын карагач туган уйлар

Район мәдәният сараенда бик матур концерт карадык. Ул якташларыбыз Фирзәнә Әсләмова һәм Фигать Галинның “Сиңа кайттым, газиз туган җирем” дип исемләнгән концерты булды.

Район мәдәният сараенда бик матур концерт карадык. Ул якташларыбыз Фирзәнә Әсләмова һәм Фигать Галинның “Сиңа кайттым, газиз туган җирем” дип исемләнгән концерты булды.
Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Раушания Йосыпова кичәнең режиссёры буларак үзенчәлекле чишелешләр тапкан. Концертның беренче номерларыннан ук тамашачылар, әйтерсең лә, ерак яшьлеккә, балачак иленә сәяхәткә кузгалалар. Ике җырчы да халкыбызның озын, салмак кәйләрен дә, ретро җырларын да, татар һәм башкорт композиторларының хәзерге заманда иҗат ителгән әсәрләрен дә бердәй осталык белән, зәвыклы итеп, зур һәнәри югарылыкта башкаралар. Тамаша кичәсендә җырлар тере тавышка, баяннар озатуында башкарыла. Биш баянчының сәхнәдә җырчыларга бергә уйнавы – бу тамашаның үтә дә отышлы ягы һәм әйтергә кирәк, уңышлы яңалыгы булды. Алып баручылар: район мәдәният бүлеге җитәкчесе Дамир Хәмәтов һәм мәдәният сарае директоры Гөлнара Шәймәхәмәтова (ул сценарий авторы да) концертны бик җанлы алып баралар. Сәхнәдән яңгыраган шигырьләр, фәһемле сүзләр тамашачыларның уйларын авыллар язмышына, туган җир тормышына юнәлтте, күңелләрдәге милли хисләрне яңа биеклеккә күтәрде. Сүз остасы Дамир тавышына пар килгән Гөлнара авазы да йомшак кына тамашачының үзәгенә үтеп керә. Югары дәрәҗәдәге алып баручылар, һәр сүзләрен тамашачы үзе аша үткәрә. Концертның бу бик отышлы урыны.
Концертта “Көйне уйлап тап” уенын оештыру, залдагы тамашачыны активлаштырды. Автор җырлары яңгырау, мәдәният сарае гармунчылары, җырчылары, биючеләре чыгышлары – берсе дә битараф калдырмады. Озак еллар еракларда яшәп тә туган як тойгысыннан, җыр-моңнан бер мизгелгә дә аерылмаган ике талант иясенең һәр чыгышы көчле алкышларга, чәчәкләргә күмелде. Аларга киләчәктә дә исәнлек саулык, иҗади уңышлар юлдаш булсын.
Н. ХӘМӘТНУРОВ, З. ХӘМӘТНУРОВА, С.ХӘМӘТНУРОВА, Э. ЗИННУРОВА, М.ФАЗЫЛОВ, тамашачылар.
Көндәшле авлы.
Читайте нас: