Барлык яңалыклар
Район сулышы
11 февраль 2019, 16:44

Быел Уразай авылы зираты төзекләндереләчәк

Бу эштә авыл халкы Урындагы башлангычларны яклау программасына исәп тота.

Бу эштә авыл халкы Урындагы башлангычларны яклау программасына исәп тота.
Узган елның 19 октябрендә Иске Янбай авыл биләмәсенең Уразай авылы халкы 2019 елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашу өчен проект сайлау мәсьәләсе буенча йомгаклау җыенына җыелды.
Сөйләшү барышында күпчелек тавыш бирү юлы белән Уразай авылы зиратын төзекләндерү һәм киртәләп алу проекты сайланды.
2018 елда авыл биләмәсе әлеге проектта катнашып һәм конкурс сайлап алуын үтеп, биләмәгә МПК-4,0 күчмә янгын сүндерү комплексы алынды.
Читайте нас: