Барлык яңалыклар
Район сулышы
8 февраль 2019, 18:48

Балтачта яугир-интернационалистларны искә алдылар

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингетны Әфганстан Республикасыннан чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар катнашлыгында төньяк һәм төньяк-көнчыгыш зонадагы хәрби-спорт форумы Балтач җиренә республиканың җиде район вәкилен җыйды.

Совет гаскәрләренең чикләнгән контингетны Әфганстан Республикасыннан чыгарылуга 30 ел тулу уңаеннан хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветераннар катнашлыгында төньяк һәм төньяк-көнчыгыш зонадагы хәрби-спорт форумы Балтач җиренә республиканың җиде район вәкилен җыйды.
Мишкә, Аскын, Караидел, Борай, Кыйгы, Балтач, Тәтешле районнары командалары „Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында хәрби-спорт ярышларында көч сынашты.
„Яшьлек” комплексы диреторы Фәрит Галимов яугир-интернационалистларны сәламләп спорт белән дус булырга чакырды. Балтач районынның Әфганстан сугышы ветераннары советы рәисе Рәфис Закиров замандашларына хәрби рух, сәламәтлек теләде.
Чарада катнашкан „Русия Әфганстан ветераннары союзы” җәмәгать оешмасы рәисе Дмитрий Глушко яугир-интернационалистларны сәламләп, бүгенге яшьләрне көнләшерлек булырга чакырды. Аннары командалар арасында спорт ярышлары башланды.
Команда әгъзалары иң элек үзләре белән таныштырды, аннары пневматик винтовкадан атышты, „кәрзин”гә туп ыргытты, автомат сүтеп корды, дарт уенында көч сынашты, аркан тартышты.
Ихлас аралашу, очрашу, күрешү минутлары белән кадерле дә, истәлекле дә чара үткәне сизелми дә калды. Бүләкләү мизгеле җитте. Йомгаклау нәтиҗәләре буенча һәр команда бер номинациядә билгеләнде. „Иң бердәм команда”, „Иң яхшы визит карточкасы”, „Пневматик винтовкадан ату”, „Тупны „кәрзин”гә ыргыту”, „Автоматны сүтеп-кору (эстафета)”, „Дартс”, „Аркан тартышу” номинацияләренең үз җиңүчеләре билгеләнде.
15нче февраль — яугир-интернационалистларны искә алу, Хәтер көне дә ул. Алты райондашыбызның гомерен өзде бу сугыш. Спорт ярышлары тәмамланганнан соң, Әфган сугышын үткән яугирләр чит җирләрдә башларын салган яугир-интернационалистлар һәм локаль һәм кораллы конфликтларда һәлак булган райондашлар истәлегенә куелган һәйкәлгә гирлянда, венок һәм чәчәкләр салды. Митингта Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссариат бүлекчәсе начальнигы Ансар Арсланов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты. Район эчке эшләр бүлеге офицерлары автоматтан залп бирде.
Данлы дата уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантанада яугир-интернационалистларга „Әфганстан Республикасыннан совет гаскәрләрен чыгаруга 30 ел” юбилей медальләре тапшырылды. Максим Мухин бу көнне „Хезмәт өчен” медален дә кабул итте.
Тантана зур бәйрәм концерты белән тәмамланды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
(Тулы язма белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында таныша аласыз).




Читайте нас: