Барлык яңалыклар
Район сулышы
7 февраль 2019, 11:59

Балтач районы җитәкчеләре булачак шәфкать туташлары һәм медбратлар белән очрашты

Балтач районы җитәкчеләре Уфа һәм Бөре медицина колледжында белем алучы— булачак шәфкать туташлары һәм медбратлар белән очрашты.



Балтач районы студентлары бүген кайларда белем ала, аларны нинди проблемалар борчый, укуларын тәмамлагач алар туган якларына эшкә кайтырлармы?

Шушы сорауга җавап алуны максат итеп куеп район җитәкчеләре булачак белгечләр белән очрашты. Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәлҗәләр буенча урынбасары Фирдәвес Рәхимов, үзәк район больницасы баш врачы Айдар Хәмәтов Уфа һәм Бөре шәһәрләрендәге медицина көллиятләрендә белем алучы студентлар белән әңгәмәләште.
—Кешелек өчен иң әһәмиятле белгечлеккә ия булып сезне үзебезнең районә эшкә кайтырга чакырам,- диде Фирдәвес Рәхимов һәм чыгышын яшь медицина белгечләре өчен булдырылган грантлар, дәүләт ярдәме турында мәгълүмат белән белән тулыландырды.
Чыганак: Инстаграм.
Читайте нас: