Барлык яңалыклар
Район сулышы
4 февраль 2019, 12:02

Балтач балалар иҗат үзәгендә тәрбияләнүчеләр янгынга каршы тору частенда булдылар

Кече чактан уттан сак булырга кирәк

Балалар иҗат үзәге укучылары күптән түгел янгын сүндерү бүлегенә экскурсиягә барды. "Шырпы уенчык түгел" дигән темага дәрестә өстәмә белем бирү педагоглары күп әңгәмәләр оештырганга, балалар бу вакыйганы түземсезлек белән көттеләр.
Янгын сүндерү-коткару бүлегендә укучыларны янгын күзәтчелеге буенча БРның Яңавыл шәһәре, Яңавыл, Тәтешле, Борай һәм Балтач районнары буенча дәүләт инспекторы Б. Хәсәнов һәм 66нчы Янгын сүндерү часте начальнигы урынбасары Р. Гәрәев каршы алып әңгәмәләштеләр.
Экскурсия балаларга үзенең белем дәрәҗәсен шактый киңәйтергә, янгын чыгуга юл куймас өчен үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында киңәшләрен алырга, шулай ук гадәттән тыш хәл килеп чыкканда эш тәртибен өйрәнергә мөмкинлек бирде.
Янгын сүндерү бүлегендә балаларга бина буенча экскурсия үткәрелде. Каравыл бүлмәләрен, дежур-диспетчер хезмәтен , ял итү бүлмәләрен күрсәттеләр. Балалар күп сораулар бирделәр. Янгын сүндерүче балаларга махсус кием, янгын сүндерү-коткару җиһазларын күрсәтте. Балаларга янгын сүндерү машиналары карамагында булган янгын машиналары турында сөйләделәр, алар белән ничек эшләүләре, нәрсә белән җиһазландырылган булулары турында таныштырдылар. Балалар зур кызыксыну белән янгын сүндерүчеләрне тыңладылар. Шул ук вакытта алар әлеге эшнең ничек катлаулы булуына үзләре инандылар. Балалар үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар. Экскурсия дустанә атмосферада узды һәм янгын часте хезмәткәрләренең эш көннәрен бераз арттыра төште. Югыйсә, аларның көндәлек эшчәнлеге үсеп килүче буын белән мондый халәттә аралашуны күз уңында тотмый. Укучылар шулай ук көн саен янгыннарны сүндерү һәм кешеләрне коткару белән шөгыльләнүчеләр белән әңгәмәдән бик күп файдалы мәгълүмат алдылар.
Экскурсия барышында янгын сүндерүчеләр янгын сүндерүчеләрнең төп бурычы, беренче чиратта, кешеләрне коткару, аннары гына янгын сүндерү турында да әйтеп үттелэр. Балалар үзләренең белем багажларын тулыландырып кына калмый, ут белән сак булырга да өйрәнәчәкләр.
Балаларга бу экскурсия бик ошады һәм файдалы булды.

Нәсимә ӘМИНЕВА,

өстәмә белем бирү педагогы.
Читайте нас: