Барлык яңалыклар
Район сулышы
23 гыйнвар 2019, 18:43

Штәндедә яңа мәктәп бинасын төзү эшләре дәвам итә

„Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” акциясе кысаларында Штәнде авылында яңа мәктәп бинасын төзү эшләре кыш көннәрендә дә тукталып тормый.

„Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” акциясе кысаларында Штәнде авылында яңа мәктәп төзелә башлавы хакында без гәзит укучыларыбызга бәян иткән идек. Сиксән укучыга исәпләнгән мәктәп hәм 40 бала тәрбияләнәчәк балалар бакчасы булачак ул. Ике катлы бина мәктәп территориясендә урнашачагы хакында да яздык. Проектны генераль подрядчы Рөстәм Хаҗиев җитәкчелегендәге чикләнгән җаваплылыгы „Геострой” тормышка ашыра. Төзелеш эшләре узган елның сентябрь урталарында башланды. Әлеге вакытта биредә нинди эшләр башкарылганлыгы белән кызыксынып Штәндегә юл алдык. Төзелеш мәйданында прораб Феликс Солтановка мөрәҗәгать иттек. Ул безгә түбәндәгеләрне бәян итте.
— Мәктәп төзелеше эшенә кырыкка якын кеше җәлеп ителде. Төзүчеләр арасында читтән килүчеләр дә, урындагы эшчеләр дә бар. Мәсәлән, Борайдан — 10, Бөредән 6 ташчы эшли. Караиделдән дә эшчеләребез бар. Ике дистәгә якын кеше Штәнде hәм күрше авыллардан йөреп эшли. Эш сәгатебез иртәнге сигездән башлана. Сигез берәмлек техника эшли. Дүрт краныбыз бар. Төзелеш материалларына кытлык юк. Кирпеч Борайдан китерелә. Бетон эремәсен урында эшлибез. Ком туңмасын өчен махсус җайланма ясадык, ул утын ягып җылытыла. Иң зур проблемабыз— суга кытлык. Әлегә кадәр суны мәктәп коесыннан алдык, аның суы безгә җитми. Суны цистерналарга салып, трактор белән алып килергә мәҗбүрбез. Өч бригада эшли. Мәктәп бинасының— беренче каты hәм спортзал бинасының корпусы күтәрелеп бетү дәрәҗәсендә. Балалар бакчасы урнашачак бинаның нигезе дә эшләнеп бетү алдында.
Участок начальнигы Алмаз Әхмәтшин эшебезне контрольдә тота. Урындагы халыктан эретеп ябыштыручы Олег Сафин, төрле эшләр башкаручылар Эльвир Карамов, Даниф Шакиров, Вәгыйз Калимуллин, Фәнир Хәйруллин, Илhам Нуртдинов, Ильяс Нигъмәтуллин hәм башкалар тырышып эшлиләр. Каравылчы Ралиф Гәлиәкбәров барлык эшләребездә ярдәм итә.
Мактану ир­егет эше түгел. Көн саен алга барабыз. Тырышмый мөмкин түгел, безнең башка вариантыбыз юк. Киләсе уку башлануга мәктәп файдалануга тапшырылырга тиеш икәнлеген аңлап эш итәбез.
Рифина НИГАМӘЕВА әңгәмәләште.

Читайте нас: