Барлык яңалыклар
Район сулышы
21 гыйнвар 2019, 12:46

Балтач районында „Чүп реформасы” дәвам итә

Балтач районнда һәр авыл җирлегендә көнкүреш калдыкларын туплау өчен 14әр берәмлек контейнер урнаштырылган.

—Һәр авыл җирлегендә 14әр контейнер урнаштырылды. Бу юнәлештә эш дәвам итә,—ди район хакимиятенең торак үсеше, торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре начальнигы Лилия Фазлыймхмәтова.
Контейнерларны Югары Тәтешледә „Рәвис Дилмөхәмәтов индивидуаль предприятиесе”ндә җитештерәләр.
Иске Балтач җирлеге авылларында әлегә 93 берәмлек контейнер урныштырылган. Реформаны тулысынча тормышка ашыру өчен бу җирлек авылларында янә 150 берәмлек контейнер урнаштырасы бар.
Социаль челтәрләрдә контейнерларның калдыклар белән тиз тулуына зарланалар. Төбәк операторы контейнерларны бушатырга өлгерә алмый, хәтта. Бу яклап халыкның калдыклар чыгару культурасын күтәрәсе бар. Контейнерларга иске көпчәк калдыклары, яңа ел чыршысын, үлгән вак терлек җәсәден ташлау очраклары да бар. Ә ул контейнерлар көнкүреш калдыкларын туплау өчен генә билгеләнгән. Яна, чери торган калдыклар анда урнаштырылырга тиеш түгел.
Читайте нас: