Барлык яңалыклар
Район сулышы
18 гыйнвар 2019, 20:03

Тучыбайда студетнтлар белән очраштылар

Тучыбай авыл клубында югары һәм махсус урта белем бирү уку йортларында укыган студентлар белән очрашу кичәсе үтте.

Һәр кеше озайлы ялларны түземсезлек белән көтеп ала. Шул яллар күптән күрешмәгән туганнар, дуслар һәм танышлар белән очрашыр өчен бик уңайлы чор. Колледж һәм техникумда укыган студентлар сессияләрен тәмамлап кайталар. Югары уку йортында белем алганнарның да ялы бераздан имтиханнарны тапшыргач була.
Каникулларның бер көнендә Бирегә 10 студент килде. Алар арасында бишеñе —1нче курста, өчесе— 2нче курста һәм ике студент 3нче курста белем алалар.
Тучыбай авыл клубында югары һәм махсус урта белем бирү уку йортларында укыган студентлар белән очрашу кичәсе үттеҺәр студент үзе белем алган уку йортлары турында сөйләделәр. Укучыларга үз уку йортына укырга керергә үгетләделәр. Абыйлы-энеле Илсур һәм Алмаз Нигамәевлар Нефтекама шәһәренең нефть колледжында, Эльдар Зөлкаров Уфа шәһәрендә автотранспорт колледжында, Рәмил Әсхадуллин һәм Рузил Гәрәев Уфа авиация техникумында, Чулпан Дәүләтова Нефтекама шәһәрендә машина төзү колледжында, Артур Зарипов һәм Луиза Низамова Бөре шәһәре медико-фармацевтика колледжында, Илназ Касыймов Уфа художество -гуманитар колледжында, Алсу Шәймиева Яр Чаллы шәһәренең педагогия колледжында, Радмил Садртдинов Башкорт төньяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледжында белем алалар.
Читайте нас: