Барлык яңалыклар
Район сулышы
15 гыйнвар 2019, 11:55

Балтач районында „Каргизгеч” айлыгы бара

Балтач районы җирлегендә 14 гыйнвар — 15 февральгә көннәрендә „Каргизгеч” айлыгы үтә.

Республикада, районда үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне профилактикалау чаралары әледән-әле үткәрелеп тора.
Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенең 2018 елның 19 декабрендәге 1335-р, Башкортстан Республикасы Үзйөрешле машиналар һәм башка төр техника торышын техник яктан күзәтү дәүләт инспекциясенең 2018 елның 26 декабрендәге 271 санлы боерыкларына ярашлы, республикада һәм районда „Каргизгеч” айлыгы оештырыла. Айлык 14 гыйнвар көнендә башланды. 15 февральгә кадәр дәвам итәчәк „Каргизгеч” республикакүләм операциясе бу төр техниканың төзеклегенә, хәвефсез файдаланылуына контрольне көчәйтү максатында үткәрелә. .
Каргизгеч тә транспорт чарасы. Димәк, аны теркәү, водительгә карата таләпләр башка транспорт чараларына кебек үк. Каргизгеч АI категориясендәге транспорт чаралары исәбенә кертелгән. Димәк, аның белән идарә итү өчен АI категорияле тракторчы-машинист таныклыгына ия булу кирәк. Ә моның махсус курслар үтеп, теоретик һәм практик имтихан тапшыру таләп ителә. Кызганычка каршы, каргизгечләр белән идарә итүчеләрнең барысы да дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе таләпләре белән исәпләшми. Сәбәбе: каргизгечне теркәгәннән соң транспорт салымы түләргә туры килә. Ләкин акча экономиялим дип штраф түләргә туры килү ихтималы турында да онытмаска кирәк.
Башка төр транспорт чаралары кебек үк, каргизгечкә дә елына бер тапкыр дәүләт техник күзәтчелегендә техник карау үткәртү таләп ителә. Техник карау үткәрү 700 сумга төшә. Каргизгечнең, маркасына карап, двигатель күләме 50 куб сантиметрдан арта икән, ул дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясендә теркәлергә тиеш. Ә тиешле тәртиптә теркәлмәгән каргизгечкә утырып юлга чыккан транспорт хуҗасы 1500-2000 сум күләмендә штрафка тарттырыла. Юридик берәмлекләр өчен штраф күләме 5000-10000 сум тәшкил итә. Тиешле тәртиптә техник карау үткәртелмәгән каргизгечне файдаланган транспорт хуҗасын да 500-1000 сум күләмендә штрафка тарттыру каралган. Ә вазифалы шәхесләр өчен штраф күләме 2000-4000 сум тәшкил итә.

Айлык барышында үткән рейдларда, файдалану барышында туктатылган каргизгечләр туктатылгач, тнаспорт чарасының тиешлое тәртиптә теркәлгәнме, юкмы икәнлегенә, агрегаттагы мәгълүматларның документлардагы белән туры киләү, килмәвенә, водительның таныклыгы булуына игътибар ителәчәк.
(Фотолар район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе архивыннан).
Читайте нас: