Мәктәп укучылары, клуб эшчәннәре, авыл кешеләреннән тупланган төркем, Яңа елга сәхнәләштергән 45 минутлык әкият күренеше белән Усман авылына юлланды.
Авыл халкы кунакларны урамга чыгып каршы алды. Һәм менә, кышның матур көнендә, кунаклар белән бергә усманлылар, әкият иленә сәяхәт кылды. Әлбәттә, җыр-бию, уен-көлке, төрле маҗаралар — берсе дә читтә калмады. Иң мөһиме — кунаклар күчтәнәче усманлылар күңеленә хуш килде.