Балтач таңнары
+12 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
1 гыйнвар 2019, 15:04
Чокалы авылы халкы Сары Кабан елын каршылады
Төпкелдәге Чокалы авылыннан хәбәр итүләренчә, Яңа ел кичендә авыл халкына, кайткан кунакларга ихлас күңел ачу тамашасы оештырылган.
Төпкелдәге Чокалы авылыннан хәбәр итүләренчә, Яңа ел кичендә авыл халкына, кайткан кунакларга ихлас күңел ачу тамашасы оештырылган.
31 декабрь кичендә авыл клубына традиция буенча, яше-карты җыелган. “Клуб янында кардан эшләнгән Кыш бабай белән Карсылу сыннарын күрүгә, күңелләр күтәрелде. Авыл яши әле, “ —дип сөенә читтән кайткан кунаклар.
Купшы бизәлгән яшел чыршы урнаштырыган залда күмәк халык катнашлыгында уен-көлке, җыр-бию дәвам иткән арада зур капчыгын тотып Кыш бабай да килеп җиткән. Яңа елда илгә иминлекләр теләп күчтәнәчләр, иң активлларга бүләкләр өләшкән.
Чокалыда бәйрәм чаралары дәвам итә. Бүген, беренче гыйнвар кичендә янә клубка җыелачаклар, уеннар оештырылачак, лотерея уйнатачаклар.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши