Барлык яңалыклар
Район сулышы
28 декабрь 2018, 10:51

Балтач үзәк район дәваханәсе махсус техника автопаркы янә бер берәмлек ашыгыч ярдәм автомашинасына тулыланды

Елның соңгы көннәрендә республика медицина оешмаларына 35 берәмлек ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. Алар барысы да республика бюджеты исәбенә алынган.

Елның соңгы көннәрендә республика медицина оешмаларына 35 берәмлек ашыгыч медицина ярдәме автомобиле бирелде. Алар барысы да республика бюджеты исәбенә алынган.
Балтач районы халкы өчен бу аеруча әһәмиятле. Чөнки ГАЗ (Соболь) маркасындагы „А” классындагы ашыгыч ярдәм автомобиле безнең үзәк район дәваханәсенә кайтарылды.
Әле узган атнада гына 23 автомобиль исәбендә Балтач үзәк район дәваханәсенә ГАЗель базасындагы өр-яңа махсус техника алынуы турында хәбәр иткән идек. Якын көннәрдә янә яңа техника кайтачагы көтелә.
Махсус техника автопаркын тулыландырган „Соболь”гә Зәбир Абдуллин идарә итәчәк. 2000нче елдан хезмәт юлы үзәк район дәваханәсенә бәйле аның. Механик, гараж начальнигы булып эшләгән. Бишенче ел ашыгыч ярдәм бүлегендә хезмәт сала.
Киеренке шартларда эшләгән ак халатлылар бу яңаруга бик шат. Махсус техника автопаркы искергән иде, диләр. Яңа техника урында ашыгыч (беренчел) медицина ярдәме күрсәтү өчен кирәкле барлык җиһазлар белән коралландырылган.
Эш көннәрендә көндез — бер, төнлә бер бригада дежур тора. Сменага бер фельдшер, бер водитель билгеләнгән. Ял көннәрендә тәүлек әйләнәсенә икешәр бригада ак халатлы кизү тора.
—Тәүлегенә чакыру буенча уртача 20-25 очракка чыгарга туры килә. Грипп вакытында (сезон чорында) чакырулар 30дан да арта. Иң күп чакырулар югары кан басымы, тән температурасы күтәрелүгә бәйле. Фельдшерлар булмаган авылларга чыгабыз, — ди югары категорияле фельдшер Фәгыйлә Аксанова.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.



Читайте нас: