Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 декабрь 2018, 22:46

Балтач районы Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев спортчы Розана Кашапова белән очрашты

Кичә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев гер спорты буенча Русия чемпионы Розана Кашапова белән очрашты.



Кичә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев гер спорты буенча Русия чемпионы Розана Кашапова белән очрашты.

Иске Балтач авылы беренче санлы урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Розана Кашапова күпләр ирешә алмаслык үрләр яулады.
Тренер Ильяс Шәймөхәмәтов җитәкчелегендә спорт белән шөгыльләнгән Розана Кашапова соңгы ике елда Республика һәм Русия күләмендәге дәрәҗәле ярышларда җиңүләргә иреште.
Розананың спортчы карьерасы уңышлы дәвам итүен һәм яңа үрләргә ирешүен телибез.
Читайте нас в