Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 декабрь 2018, 18:13

Нөркәдә кызылармеец калдыклары туган җире куенына сыенды

Нөркә авылында Бөек Ватан сугышында билгесез югалган красноармеец калдыклары җирләнде.


—Эзарманннарга рәхмәт. Бөек Ватан сугышында билгесез югалган булып исәпләнгән туганыбыз калдыклары туган җире куынына сыенды,— дигән сүзләр юллады Бөек Ватан сугышында һәлак булган Газиз Вәлиәхмәт улы Вәлихмәтовның туганнары, Нөркә авылында үткән кызылармеец калдыкларын җирләү барышында.
Газиз Вәлихмәтов калдыкларын Башкортстан эзәрманнары узган елның 4 май көнендә Тверь өлкәсе Ржев шәһәре Большаково аймагы тирәсендә казу эшләре алып барганда тапканнар.
Эзләнү процессында эзәрманнар меадальонга тап булган. Андагы язулар начар сакланган булып чыга. Ләкин экспертиза нәтиҗәсендә, бу елның көз айларында красноармеецның шәхесе ачыклыйлар. Калдыклар Нөркә авылыннан Бөек Ватан сугышына алынган Газиз Вәлиәхмәт улы Вәлиәхмәтовныкы булып чыга.
Каһарманның калдыкларын Балтач районы вәкилләренә башкаланың Хәрби дан музеенда тапшырганнар. Узган атнаның шимбә көнендә калдыклар салынган капсула, район Хакимияте башлыгы крынбасары Фирдәвес Рәхимов һәм Русия эзәрманнар хәрәкәте Башкортстан Республикасы вәкиллеге җитәкчесе Илдар Гайнанов озатуында, Нөркәгә кайтарып җиткерелде. Биредә нөркәлеләр һәм район җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашлыгында митинг үтте.
Тантнада каһарманның бертуган сеңлесе Роза Исмәгыйлева, оныклары һәм башка туганнары катнашты.
Газиз Вәлиәхмәт улы Вәлихмәтов 1905 елда туган. Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк яуга чакырылган.












Читайте нас: