23 яңа машина заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән: үпкәләрне вентиляцияләү аппараты, дефибриллятор, электрокардиограф, ингалятор, пульсоксиметр һәм башкалар.
5 "УАЗ" машинасы Зилаер, Ишембай, Күгәрчен, Нуриман, Салават районнарына юлланды.
"ГАЗ"лар Октябрьский, Салават, Сибай шәһәрләренә, Туймазы, Бишбүләк, Языково, Иглин, Мәләвез, Баймак, Акъяр, Балтач, Балакатай, Караидел, Кыйгы, Раевка, Югары Тәтешле, Яңавыл, Югары Яркәй дәваханәләренә китте.Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы Ленара Иванова бу машиналарның халык сәламәтлеген яхшыртачагына ышаныч белдерде.