Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 декабрь 2018, 18:16

„Теремок” балалар бакчасына „Газпром” җәмгыятеннән Кыш бабай килде

Иске Балтач, Тозлыбин, Яңа Ямурза, Көмьязы авылларыннан алты яшьлек 40 бала (23 малай, 17 кыз) йөргән „Теремок” балалар бакчасында бүген истә калырлык вакыйга булды.

Иске Балтач, Тозлыбин, Яңа Ямурза, Көмьязы авылларыннан алты яшьлек 40 бала (23 малай, 17 кыз) йөргән „Теремок” балалар бакчасында бүген истә калырлык вакыйга булды.
Сабыйларны котларга үзенең Кыш бабае белән чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов килде.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, „Бердәм Русия” партиясенең Балтач районындагы башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Сираев озатуында Шамил Госман улы „Теремок”тагы нәниләрне тәбрикләде. Яңа елда сәламәтлек, хыялларының чынга ашуын теләде.
Илгиз Әхвәс улы җиткергән җылы теләкләрдән соң Кыш бабай да килеп җитте. Көтеп алган Кыш бабай котлауларыннан күңелләре күтәрелгән кыз һәм малайлар, олы кунаклар белән әйлән-бәйләен әйләнделәр.
Бәйрәмнең иң шатлыклы өлеше „Газпром тарнсгаз Уфа” җәмгыятеннән килгән кыш бабайның һәр балага бүләкләр өләшүе булды.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: