Балтач таңнары
+10 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 декабрь 2018, 18:46
Реабилитация үзәге үсмерләре „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте Кыш бабаеннан бүләкләр кабул итте
Яңа елдан могҗизалар көткән балалар бу көннәрдә шатлыклы мизгелләр кичерәләр.
Яңа елдан могҗизалар көткән балалар бу көннәрдә шатлыклы мизгелләр кичерәләр.
Борай, Балтач, Дуван, Салават, Мәчетле, Караидел, Кыйгы, Благовещен, Белокатай районнарыннан җыелган сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм үсмерләр өчен реабилитацияләү үзәгендә бүген икеләтә бәйрәм булды. Егерме бала һәм үсмернең Яңа ел иртәсенә үзенең Кыш бабае белән чикләнгән җаваплылыктагы „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республика Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов килде.
—Алдагы ел 2018нче елдан да уңышлырак булсын. Яңа елда хыялларыгыз чынга ашсын! — диде Шамил Госман улы.
Район Хакимяите башлыгы Илгиз Субушев Яңа елдан тормышларына могҗиза өстәлүен көткән балаларның өметләре аклануын теләде.
Котлауларга Нефтекама шәһәрендәге реабилитация үзәге директоры Зилә Гәрәева да кушылды.
Уфа шәһәреннән килгән Кыш бабайны каршылап зал уртасындагы купшы чыршы тирәли әйлән-бәйлән әйләнгәннән соң үзләренең сәләтләрен күрсәткән балалар бүләкләр өләштеләр. Аннары зур кунаклар белән истәлеккә күмәк фотога төштеләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши