Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 декабрь 2018, 16:55

Көнтүгеш авылы урамнарында — Яңа ел бизәкләре

Көнтүгеш авылында бүген күпчелек өлкән буын вәкилләре гомер кичерә. Яңа ел якынлашканда читтә яшәгән оныклары кайтуына өй алларына, авыл мәдәният йорты алдына матур фигуралар ясап, авылны Яңа ел бизәкләре белән баеткан алар.

Бу эштә Асия Мостафина, Любина Галина, Зәлия Әхмәтова, Гөлчибәр Әхмәтгалиева аеруча активлык күрсәткән.
Кардан ясалган Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары, ел символы Дуңгыз сыны — һәммәсе бар Көнтүгештә.
—Бу көннәрдә мәдәният йорты каршында тактадан тау эшләнә. Әмин Гыймадрисламов, Эльмир Кыямов, Фидарид Мостафин, әтиле – уллы Фирдус һәм Рауф Хаҗиевлар балаларга тау шуганда хәвефсез дә, уңайлы да булсын өчен тырышлык сала. Ялга кайткан кунакларга авылда күңел төшенкелегенә бирелергә урын калмасын. Көнтүгештә яшәгән һәр кеше шундый теләктә Яңа елны каршыларга әзерләнә, — ди Асия Мостафина.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: