Барлык яңалыклар
Район сулышы
17 декабрь 2018, 17:01

Боз шәһәрчеге балтачлыларның кичке ял урынына әверелде

Яңа елга территорияләрнең сәнгатьле итеп бизәлешенең тәэмин итү максатында, Республика Хөкүмәте районнарда, шәһәр округларында, авыл җирлекләрендә әзерлек эшләрен 10 декабрьга төгәлләүне максат итеп куйган иде.

Иске Балтачның үзәк мәйданында Яңа ел чыршысын ноябрь ае ахырында ук утырттылар.
Соңгы елларда район үзәгендә Яңа ел шәһәрчеген боздан күтәрү практикалана. 10 декабрьгә кадәр район мәдәният сарае тирәсендәге скверда „Боз шәһәрчек” калкып чыкты. Хөкүмәт боерыгы һәм район Хакимияте башлыгы карары үтәлде. Бүген „Боз шәһәрчегенә” сокланмаган кеше юк. Бәллүр сувенирларны хәтерләткән сыннар бүген күпләрнең сэлфи объектына әверелде.
Оешма, предприятиеләр хезмәткәрлдәре дә территорияләр тирәсендә бәйрәм төсен күтәрү өчен тырышлык салды.
Район үзәгендә Яңа ел чыршысы утларын кабызу тантанасы 21 декабрь көнне үтәчәк.
Читайте нас: