Барлык яңалыклар
Район сулышы
14 декабрь 2018, 12:12

Сәйтәк авылында Талиповлар яшәгән йорт тирәсе әкият дөньясын хәтерләтә

Сәйтәк авылында яшәүче Талиповлар Яңа ел якынлашканда йортлары тирәсен үзенчәлекле сыннар ясап бизәде.

Сәйтәк авылында яшәүче Талиповлар Яңа ел якынлашканда йортлары тирәсен үзенчәлекле сыннар ясап бизәде.

Сәйтәк авылында гомер итүче Дамира һәм Фәгыйль Талиповлар — күп балалы гаилә. Ана кеше күптән түгел „Ана даны” медале белән бүләкләнде.
Балалары өчен җан атып яшәгән Талиповлар ул һәм кызларын чын кешеләр итеп әзерләүгә көчләрен кызганмыйлар. Тәрбия эше гаиләдән башлана дигәнне хәтердә тотып, Яңа ел якынлашканда йортлары тирәсен үзенчәлекле сыннар ясап бизәделәр. Кыш бабай белән Карсылудан алып, кардан ясалган тау, Чебурашка, Крокодил Гена һәм башка әкият геройлары бала-чаганың шатлыгын арттыра.
—Талиповларның өлкән уллары армия хезмәтендә. Икенчеләре Екатеринбургта. Студент. Кызлары дүртенче класста белем ала. Бер уллары Бөре шәһәрендә укый. Кече кызлары әниләре белән өйдә. Кичләрен Талиповлар капка алды балалар шау-шуына күмелә. Сабый чакның иң рәхәт. Иң бәхетле мизгелен татып рәхәтләнеп тау шуа, ял итә алар, — ди Сәйтәк авыл җирлеге башлыгы Эльза Фаюршина.






Читайте нас: