Балтач таңнары
-6 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Барлык яңалыклар
Район сулышы
13 декабрь 2018, 17:44
Көнтүгеш авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр Яңа елны үз бизәкләре белән каршылый
Һәр елдагыча, Көнтүгеш авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр Яңа елга әзерлек буенча районда активлык күрсәтә.
Һәр елдагыча, Көнтүгеш авыл җирлегенә караган авылларда яшәүчеләр Яңа елга әзерлек буенча районда активлык күрсәтә.
Аеруча Янтимер, Түбән һәм Югары Иванай авылларында яшәүчеләр бер-берсеннән уздырып үзләре яшәгән йорт тирәләрен, урамнарны кар сыннары белән бизи.
Кыш бабай һәм Карсылу, Кар бабай, Ел символы — Сары дуңгызны һәр иҗатчы үзенчә гәүдәләндерә. Кичке сәгатьләрдә тирә-юньгә шатлык өстәп ямь арттырган гирляндалар уты яктысында аеруча матур күренә бу сыннар.
Бүген без сезне Түбән Иванай авылында яшәгән Альбина һәм Аркадий Янгировлар, Тамара һәм Семен Янубаевлар, Инна һәм Эдуард Бикмурзиннарның капка алдын, авыл мәдәният йорты каршын, Көнтүгеш авыл мәдәният йорты янын һәм Янтимер авылында гомер иткән Станислав Минилгалинның капка алдын бизәгән кар шәһәрчеге белән таныштырабыз.
—Безнең төбәктә яшәгән халыкның матурлыкка омтылуын күреп, авылга ямь биреп торган бизәкләргә карап күңел сөенә. Могҗиза тудыручы осталарның елдан-ел артуы аеруча куанычлы, — ди авыл җирлеге башлыгы Игорь Яниев.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
1 ғинуарҙа саҡ үлемдән ҡалған
На уровне молекул
“Ана капиталы” акчасы калган иде