Балтач таңнары
-4 °С
Ясно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Район сулышы
10 Декабря 2018, 13:26
Иске Янбай авыл җирлегендә — кыш бизәкләре
Социаль учреждениеләр тирәсен Яңа елга әзерләүгә Иске Янбай авыл җирлеге аппараты эшчәннәре дә актив кушылды. Күмәк тырышлык белән кардан ясалган Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары сыннары ерактан игътибарны җәлеп итә, кәефне күтәрә.
Добавить в предпочтительные источники Google
Социаль учреждениеләр тирәсен Яңа елга әзерләүгә Иске Янбай авыл җирлеге аппараты эшчәннәре дә актив кушылды. Күмәк тырышлык белән кардан ясалган Кыш бабай, Карсылу, әкият геройлары сыннары ерактан игътибарны җәлеп итә, кәефне күтәрә.
Кремль курантлары төгәл унике сәгатьне сукканда Яңа ел туачагын хәтерләткән сәгатьне дә гәүдәләндерергә онытмаган янбайлылар. Авыл җирлеге бинасы тирәсендә үскән агачларга эленгән гирляндаларның кичке һәм төнге сәгатьләрдә җем-җем иткән утлары янында ял сәгатьләрен үткәрергә, кабатланмас матурлык форнында истәлеккә фотога төшәргә теләүчеләр дә юк түгел.
—Яңа елга яңа өметләр, яхшы әзерлек белән киләбез. Халыкның культуралы ялын оештыруга, бердәмлеккә әйдәүнең дә бер ысулы бу, —ди Иске Янбай авыл җирлеге башлыгы Рәзиф Ахунов.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"