Барлык яңалыклар
Район сулышы
10 декабрь 2018, 14:21

Иске Балтачлы Марат Хәйруллин эвакуатор хезмәте күрсәтә

Бер ел элек үз эшен ачкан Иске Балтач авылы егете Марат Хәйруллин бүгенге бизнесны "кичә" башларга кирәк дигән фикердә

Иске Балтачлы Марат Хәйруллин эвакуатор хезмәте күрсәтә



Иске Балтач авылы егете Марат Хәйруллин җитәкче, сәхнә кешесе буларак күпләргә таныш. Төрле өлкәләрдә тәҗрибә туплаган тәвәккәл райондашыбыз бер ел элек үз эшен ачты. „Кече hәм урта эшкуарлыкны үстерү” программасы чикләрендә махсус йөк ташу өчен 100 мең сум күләмендә матди ярдәм — субсидия алды. Марат Тәлгать улы бүген 4 район халкы өчен эвакуатор хезмәтен күрсәтә.
Бөре педагогия институтының физика-математика факультетын тәмамлап, халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инспектор булып эшләгән мәлендә үк егет үз эшен ачарга уйлый. Ниятен ул чорда тормышка ашырырга вакыты җитмәгән булгандыр, күрәсең. Бәлки шулай килеп чыгу дөресрәк тә. Чөнки үз эшеңне ачу гына җитми. Аны табышлы итү өчен беркадәр белем hәм тәҗрибә кирәк. „Госстрах” җәмгыятендә җитәкче булган мәлләрендә эшне планлаштыру hәм анализлау, базар шартлары серләренә тирәнтен төшенү бик файдалы була. Анда бизнес мәктәбен үтә ул. „Алисс” сәүдә үзәгендә директор булып эшләгән мәлендә үз эшен ачарга ныклы карарга килә. Автомобильләр ташу өчен махсус ГАЗ —„Валдай” автомашинасы сатып ала. Хөкүмәт тарафыннан бирелгән акчага шушы машинага махсус җиhазлар сатып алуны хәстәрли. Автосервиста детальләрне үзаллы урнаштыра.
Узган елның декабрь ахырында тәүге машинаны штрафстоянкага алып килгәнен әйтте ул. Аскын, Тәтешле, Балтач, Борай районнарында исерек килеш руль артына утырган водительләрнең, гаугалы хәлләр белән бәйле булган автомобильләрне ул махсус мәйданга урнаштыра. Транспорт чаралары кую өчен мәйданны арендалый. Киләчәккә планннары зурдан. Яшьләрне дә кул кушырып, эш юклыкка зарланып утырмаска чакыра.
— Яшь кешеләр үз эшен ачарга курыкмасыннар иде. Үзләренә эшләргә өйрәнсеннәр. Башкарган эш беркайчан да файдасыз булмый.Бүгенге бизнесны кичә башларга кирәк.Күбрәк файда алыйм дисәң эләктереп калырга ашыгырга кирәк, — ди ул.
Сәхнәгә чыгу курку хисен басуда, ышанычны арттыруда зур роль уйнаганына hәммәбез дә белә, Маратка сәхнәдә уйнау төп эшендә ярдәм итәме дип сорадым.
— Әләттә, итә. Төрле образларга кереп, уйнаган героеңның фикерен ишетергә өйрәнәсең. Бер ситуациядә төрле кеше төрлечә карар кабул итә. Чагыштырасың, күзәтәсең, анализларга өйрәнәсең. Тормышта бу кирәкле мөhим сыйфат. Әле дә Кыш бабай дип йөртүләре кызык инде ул, — дип көлә.
Алма — пеш, авызга өзелеп төш, дигән заман акрынлап артта кала. Булдыклылар, тәвәккәлләр, үз юлын үзләре яручы, үз көннәрен үзләре юнәйтүчеләр вакыты килә. Райондашыбыз Марат Хәйруллин шундыйларның берсе. Җиңел булмаган өлкәдә юл яручы ул.
Читайте нас: