Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
9 декабрь 2018, 19:44
Балтачта һәр оешма тирәсен диярлек кар сыннары бизи
Иске Балтачка районның көньягыннан килеп керүчеләрне ветеринария станциясе тирәсендәге матурлык каршылый.
Яңа ел якынлашкан саен Балтачта бәйрәм рухы ныграк сизелә. Кар шәһәрчекләре булдыру, оешма-предприятиеләр территорияләрен бизәү фронтында һәр тарафта җанлылык.
Бәйрәмгә әзерлек эшләре гөрләп бара. Күп оешмалар тирәсендә кардан, боздан сыннар барлыкка килде инде.
Иске Балтачка районның көньягыннан килеп керүчеләрне ветеринария станциясе тирәсендәге матурлык каршылый. Бу учреждениенең оешма-предприятиеләре тирәсен бизәп яңа елга әзерләү конкурсыннан бер елны да читтә калганы юк. Һәр елдагыча Кыш бабай, Карсылу офис тирәсенә ямьөстәп тора. Ә кичен гирлянда утлары кабына. Ветеринарлар Яңа ел символы турында да онытмаган.
Онытырлыкмы соң? Дуңгызларның африка тагуны тынгы бирмәгән чорда, ветеринарларга 2019 ел дәвамында да эпизоотия булдырмау сагында торырга туры килә. Офис тирәсендә Кыш бабай, Карсылу янындагы сары дуңгыз сыны ветеринарларга зур ышаныч багълап торган сыман. Ветеринарлар үзләре дә яңа елның уңышлы, имин килүен тели.
Фото
Инстаграм
нан
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Синоптиктарға ышанырғамы, Рәйес бабайғамы?
“Җиде бала үстек әткәй белән...”
О чём говорят немые колонны Уфы