Барлык яңалыклар
Район сулышы
8 декабрь 2018, 19:25

Балтач үзәк район дәваханәсе йортында кар шәһәрчеге барлыкка килде

Яңа 2019нчы елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Бу көннәрдә Балтач районы җирлегендәге оешма, предприятие, учреждение тирәләрендә кар һәм боз шәһәрчекләре тергезү эше тулы куәтенә алып барыла.

Бу чарадан үзәк район дәваханәсе эшчәннәре дә читтә калмады. Соңгы көннәрдә дәваханә йортында көнозыны эш кайнады: тармакта көч салучы уңганнар тырышлыгы белән кардан әкият геройларының сыннары барлыкка килде.
Дәваханә территориясендә эш дәвам итә. Халык саулыгы сагында эшләгән уңганнар күңел җылысын салып боздан да төрле сыннар иҗат итү белән мәшгуль.
—Бирегә ак халатлылардан медицина ярдәме сорап килгән райондашлар авырулары турында онытып, күңелләре күтәрелеп кайтсын! — дигән теләктә үзәк район дәваханәсенең кар һәм боз шәһәрчеген тергезүдә катнашкан эшчәннәре.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: