Барлык яңалыклар
Район сулышы
7 декабрь 2018, 18:51

Район үзәгендә боз шәһәрчеген төзү тулы куәтенә бара

Иске Балтач скверында скульпторлар боздан яс аган сыннар бәллүр сувенирдан калышмый. Район үзәгендә Яңа елга әзерлек эшләре тулы куәтенә бара.

Яңа ел якынлашканлыгы сизелә. Район үзәге оешма, предприятиеләре тирәләрендә кичләрен утлар балкый. Кардан һәм боздан әкият геройлары, ел символы сыннары да калкып чыкты.
Барыннан да бигрәк, район мәдәният сарае тирәсендәге скверда эш кайный. Биредә боз шәһәрчеген төзү тулы куәтенә бара. Әйе, "боз шәһәрчеге". Былтырдан башлап шәһәрчектә әкият геройлары һәм ел символы бары тик боздан коела.
Скульптор осталыгына ия белгечләр бар районда. Скверда калкып чыккан сыннардан аларның эшен ачык күрергә мөмкин. Алар тудырган матурлык бәллүр сувенирдан калышмый.
Читайте нас: