Барлык яңалыклар
Район сулышы
6 декабрь 2018, 17:55

Укытучы, җитәкче, остаз Ралиф Шакирҗановка — 80 яшь

Балтач районының Мактаулы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе, Иске Янбай авылында гомер итүче Ралиф Шакирҗан улы Шакирҗанов үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан замандашларын туган авылында зур иҗат кичәсенә җыйды.

Балтач районының Мактаулы гражданины, педагогик хезмәт ветераны, җәмәгать эшлеклесе, Иске Янбай авылында гомер итүче Ралиф Шакирҗан улы Шакирҗанов үзенең 80 яшьлек юбилее уңаеннан замандашларын туган авылында зур иҗат кичәсенә җыйды.
Икенче яртысы Ралия Миңнегали кызы белән өч бала тәрбияләп үстереп зур тормыш юлына чыгарган, тынгысыз җан Ралиф Шакирҗан улы гомер буе эзләнүләр юлында. Гомер буе төрле елларда „Чулпан” колхозының партошема секретаре, Иске Янбай авыл советы рәисе, Иске Янбай мәктәбе директоры кебек җаваплы вазифаларда эшләгән ул. Хаклы ялга туктаганнан соң да халык арасында — Иске Янбай авылы старостасы.
Данлы юбилеена авылдашлары, райондашларына зур бүләк ясады Р. Шакирҗанов. „Староянбаево. История, люди, события” дигән бәһасыз китап нәшер итеп, китапның исем туен үткәрде.
Иске Янбай авыл клубына җыелган халык катнашлыгындагы җылы, эчтәлекле, ихлас кичәне оештыру һәм үткәрүгә авылдагы модельле китапханә мөдире Рәзинә Ханова зур көч салган.
Кичәнең төп героеның шатлыгын уртаклашырга район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, районның мәгариф бүлеге начальнигы Зәлифә Мәгъзүмова, районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, мәдәният бүлеге начальнигы Дамир Хәмәтов, Иске Уразай урта мәктәбе директоры Марат Закиров, 1983—1988нче елларда „Чулпан” колхозының партоешма секретаре вазифасында эшләгән Назыйф Дәүләтгәрәев, шәхси эшкуар Рөстәм Дильмиев, Ралиф Шакирҗановның хезмәттәше Гыйззәт Суфияров, укучылары, туганнары килгән иде. Район мәдәният сарае үзешчәннәре һәм Ралиф Шакирҗановның авылдашлары кичәне музыкаль яктан бизәде.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
(Тулы язма белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә танышырсыз).














Читайте нас: