Барлык яңалыклар
Район сулышы
6 декабрь 2018, 12:51

Иске Янбай авыл җирлегендә төзекләндерү, чистарту, яшелләндерүгә игътибар зур

Иске Янбай авыл җирлегенә караган авылларда төзекләндерү, яшелләндерү, яңарту, әйләнә-тирәне чистарту буенча агымдагы елда күп эшләнде.

Иске Янбай авыл җирлегенә караган авылларда төзекләндерү, яшелләндерү, яңарту, әйләнә-тирәне чистарту буенча агымдагы елда күп эшләнде.
Иске Янбай авылының Такыя чишмәсе тавына үз көчләре белән 60ка якын төп нарат агачлары утырткан янбайлылар. Бу өмәдә Иске Янбай авылы халкы, авыл активистлары һәм авыл җирлеге аппараты катнашкан. Үсентеләрне авыл җирлеге „Беларус”ы белән урманнан алып кайтып, республиканың 100 еллык юбилеен каршылап матур чара оештырганнар.
—Чокалы авылы зиратын рәшәткәләп бетердек. 111 метр ара калган иде. Мансур Әюпов дигән якташыбыз спонсорлык ярдәме күрсәтте. Әйләнәгә 640 метр озынлыктагы рәшәткәләрне узган елларда авыл җирлеге һәм халык ярдәме белән эшләгән идек. Зират кирәк-яракларын саклар өчен зират эчендәге өйне дә йөзләп куйдык. Халык та үз өлешен кертте. Дамир, Фирдәвис Әюповлар бу эштә тоемлы ярдәм күрсәтте, — ди җирлек башлыгы Рәзиф Ахунов.
Әйткәнемчә, авылларны төзекләндерү, чистарту өмәләренә дә халык күтәрелеп чыга бу төбәктә. Чокалы авылының Мәктәп урамы, Иске Янбайның Тынычлык, Ленин урамы тәртипкә китерелгән, кеше яшәмәгән йортлар сүтеп алынган. Авыл старостасы Марат Закиров оештыруында Уразай авылы урамнары чистартылган. Бигелде авылында иске ындыр табагының рәшәткәләре сүтеп түгелгән.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.


(Фотолар һәвәскәр төшерүчедән).
Читайте нас: