Барлык яңалыклар
Район сулышы
22 ноябрь 2018, 17:43

Иске Балтачта Яңа ел чыршысы урнаштырылды

Район Хакимияте башлыгы боерыгы белән район җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре җелдерелде.


Район Хакимияте башлыгы боерыгы белән район җирлегендә Яңа елга әзерлек эшләре җелдерелде.

Һәр елдагыча бу юлы да авыл җирлеклрендә, район үзәге оешма предприятиеләре тирәләрендә билгелнгән урыннарны бизәү оештырыла.
Төп шәһәрчек, әлбәттә, район мәдәният сарае тирәсендә урын алачак. Бүген биредәге сквер җирлегендә Яңа ел чыршысы урнаштырылды.
— Яңа ел чыршысы биек тә, матур да булсын өчен агачны кисеп алу өчен билгеләнгән урында бик озак сайланырга туры килде. Ниһаять, менә шушы купшыкай янында тукталдык. Кәүсәсенең, кисеп алган өлешендә, диаметры 60 сантиметрдан артык. Агачның биеклеге утыз метрга якын. Егетләр Яңа ел чыршысын, сакланышын яхшы тәэмин итеп, урманнан яңа ел шәһәрчеге урынына кайтарып җиткерделәр,—ди Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте хезмәткәре Алмаз Хиҗапов.
Эшкуар Фәрит Сафин кул астында хезмәт салган эшчеләр, шулай ук эшкуар Ирек Сәитов тырышлыгы белән башкарылды бу эшләр.
Сквер җирлегендә чыршыны утыртуны да алар үз өсләренә алдылар. Алар бу эшне инде беренче тапкыр башкармый. Осталар эшкә тотынгач, чыршы минутлар эчендә скверда үз урынын алды.
—Киләсе атнада чыршыны бизәүгә тотыначакбыз. Монысын «Сельэнерго» җәмгыяте хезмәткәрләре башкарачак. Декабрьнең беренче яртысында Яңа ел шәһәрчеген төзи башлау планлаштырыла,— ди Алмаз Хиҗапов, Иске Балтач авыл җирлегендә Яңа елга әзерлек фронтында торган эшләр белән таныштырып.


Читайте нас: