Ике сәгать ярым дәвам иткән тамаша бер тында сизелми дә үтеп китте. Зал тулы тамашачы сәхнәдәгеләр белән бергә моңланды, сагышланды, бергә көлде, бергә җырлады, хәтта биеде. Төрле жанрга мөрәҗәгать иткән үзешчәннәр. Халкыбызның фольклоры, борынгы уеннар, күңел ачулар белән башланган программа барышында ретро һәм эстрада җырларына, борынгы шаян һәм заманча биюләргә, нәфис сүз һәм скетч күренешләренә киң урын бирелде. Өч буын вәкилен берләштергән тамашаны әзерләнгәндә мәктәп яшендәшге үсмерләр, укытучылар, авыл яшьләре һәм пенсия яшендәгеләр, студентлар, чит төбәкләрдә гомер иткән авылдашлар – берсе дә читтә калмаган. Зал белән дә уңышлы эшләде авыл талантлары. Программаның башында ир-егетләр вокаль ансамбле башкарган “Без авыл егетләре” җырын ир-егетләрнең залдан җырлап күтәрелүе уңышлы булды һәм тамашачыга уңай энергия бирде. Фольклор сюжетка ялганган “Кичке уен” барышында Айдарның Миләүшәне урлап алып кайтуы программаның соңында чишелде. Матур пар “никах” укытып авылда яңа гаилә барлыкка килде.
Авыл җирлеге оештыруында авыл мәдәният йорты, мәктәп коллективы, районның мәдәният бүлеге һәм мәдәният сарае хезмәткәрләре салган зур көч халыкка чын мәгънәсендә ял сәгате бүләк итте.