Барлык яңалыклар
Район сулышы
11 ноябрь 2018, 00:18

Балтачта үткән "Түгәрәк өстәл" артында сөйләшүдә районда газлаштыру буенча агымдагы елда башкарылган эшләр, 2019 елга планнар каралды

Район авылларын газлаштыруда агымдагы елда башкарылган эшләр, алдагы елга бурычлар турындагы мәсьәлә буенча үткән “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүдә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, чикләнгән җаваплылыктагы “Газпром Трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәрипов, авыл җирлекләре башлыклары, башка җитәкчеләр катнашты.

Шамил Госман улы белдерүенчә, газ белән тәэмин итү буенча Балтач районы республикада алдынгы урыннарда килә. Шулай булуга карамастан, борчыган яклар бар. Авылларга газүткәрегчләр сузылган, әмма барлык йортларда яшәүчеләр дә газ ягулыгыннан файдаланмый. Сәбәбе: керем аз булуда.
—Ә бит газүткәргечләр сузуга зур күләмдә акчалар сарыф ителә. Кулланучы табигый газдан файдаланырга тиеш. Шул чагында гына эшнең нәтиҗәсе була. Беренче чиратта райондагы газүткәргечләр сузылган, барлык йортларда яшәүчеләр дә “зәңгәр ягулык”тан файдаланмаган авылларны пилот проекты әзерләп, шуңа кертеп, эшне төгәлләргә тәкъдим итәм. Яшәгән торагын газ ягулыгына ялгатырга мөмкинлеге булмаган гражданнарга социаль ярдәм күрсәтү турында Хөкүмәткә тәкъдим әзерләргә тиешбез, - диде Шамил Госман улы.

Агымдагы елда районда бу юнәлештә башкарылган эшләр, алдагы елга планнар турында тулырак язма белән "Балтач таңнары" гәзите битләрендә танышырсыз.

Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: