Район җирлегендә “1000 агач” акциясе дәвам итә. Иске Балтачта, авыр җирлекләрендә бихисап урыннар яшелләндерелде.
—Мондый матур чарадан читтә калу мөмкин түгел. Без дә акциягә кушылып, Нөркә авылын су белән тәэмин итү өчен билгеләнгән су запасы туплау башнясы тирәсен яшелләндерергә булдык,--ди авыл җирлеге хакимияте башлыгы Флидә Гыйндуллина, максатлары белән уртаклашып.
Ноябрь аена аяк басуыбызга карамастан, агач утырту өчен соң түгел әле. Биредә нарат агачлары утырттылар.