Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 ноябрь 2018, 20:05

Иске Балтачның Энергетиклар урамы юлына асфальт түши башладылар

Иске Балтачның Энергетиклар урамы юлына асфальт түши башладылар.



Энергетиклар урамының икенче микрорайон өлешендәге бер участогында юл асфальтланачачагы һәм бу фронтта эш башлануы турында моннан бер атна элек сайтыбызда бәян иткән идек.


Бүген урамның Муса Гәрәев һәм Пушкин урамнары арасында кварталында, 250 метр озынлыкта юлның өслегенә башкаланың „Башальянсстрой” җәмгыяте эшчеләре асфальт түши башлады.


Эш бик авырлык белән бара. Моңа урамның бу өлеше уйсулыкта урнашуы да сәбәпче. Грунт йомшак. Төзелеш материаллары төяп алып килгән, утыз тонна йөк сыешлы "Скания" автомашинасы юл читендәге су юлына төшеп батып бүген беркадәр мәшәкать тә тудырды.

Читайте нас: