Барлык яңалыклар
Район сулышы
4 ноябрь 2018, 15:42

Балтачта йөзүчеләр ярышты

Бүген "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында Халык бердәмлеге көненә багышланган спорт ярышлары үтте.

Бүген Халык бердәмлегенә көненә багышланган спорт чараларының берсе "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексында үтте. Биредә йөзү спортын үз иткән балалар җитезлекләрен сынады.


Ярышлар "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының йөзү секциясендә шөгыльләнүче, 2007—2011 елларда туган кызлар һәм малайлар арасында барды.

Шәхси беренчелек өчен барган ярышларда иң яхшы күрсзткечләргә ирешкән спортчыларны район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Мактау грамоталары, медальләр белән бүләкләде.





Читайте нас в