Балтач таңнары
+18 °С
Ачык
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
2 ноябрь 2018, 18:25
Иске Балтач авылының Сабантуй мәйданында яңа сәхнә ачылды
Халык Бердәмлеге көне алдыннан яңа сәхнәне ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, якташларыбыз Башкортстанның атказанган артисты Рифкатъ Габделҗанов, Татарстанның атказанган артисты Азат Имаевлар катнашты.
Халык Бердәмлеге көне алдыннан яңа сәхнәне ачу тантанасында район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, якташларыбыз, Башкортстанның атказанган артисты Рифкатъ Габделҗанов, Татарстанның атказанган артисты Азат Имаевлар катнашты.
„Бердәм Русия” партиясенең „Шәһәр мохите” Федераль проекты чикләрендә чикләнгән җаваплылыктагы „Спецгазремстрой” җәмгыяте (директоры Р. Сәхәпов), подрядчы оешма — шәхси эшкуар „И.Х Галләмшин” техникасы һәм хезмәткәрләре тырышлыгы белән булдырылган өр-яңа сәхнә бик уңайлы һәм матур чыккан. Ал тасманы Илгиз Субушев, Илшат Галләмшин кисте.
—Барыбыз өчен дә күптәннән көтелгән вакыйга бу. Мондый матурлыкны булдырган кешеләргә рәхмәт сүзләре җиткерәм. Халык турында хәстәрлек күргән „Бердәм Русия” партиясенә дә рәхмәт. Бәйрәм уңаеннан барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, туган районыбыз, республикабыз, илебез игелегенә нәтиҗәле хезмәт телим. Алдагы елларда бу төбәк балтачлыларның иң яраткан ял урынына әверелер дип ышанам, — диде Илгиз Әхвәс ул тантанада катнашучыларны сәламләп һәм булдырылган матурлыкны сакларга өндәде.
Яңа сәхнәне котлап моңлы якташларыбыз һәм районның үзешчән сәнгать осталарының матур концерт программасы тәкъдим ителде.
(Тулырак мәгълүмат белән „Балтач таңнары” гәзитенең алдагы саннарында таныша аласыз).
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши