Барлык яңалыклар
Район сулышы
29 октябрь 2018, 10:00

Көндәшледән Мәгафия Зиннуровага ВЛКСМ район комитетының икенче секретаре булып эшләргә туры килгән

Мәгафия Зиннурованың шәхси архивында күп кенә әһәмиятле ядкарьләр — фотосурәтләр саклана. Комсомол райкомы секретарьлары, инструкторлары, комсомол колхоз һәм совхозлар семинарлары.

Бу вазифада ул бер елдан артык кына эшләп алса да, героемның яшьлеге комсомол белән бәйләнгән.
Гыйльмикамал әби һәм Исламгали бабай Миннегалиевларның (алар күршедә иде, бер урамда яшәдек) алты балалы гаиләсендә өченче булып туа ул. Бала вакытында хәтерендә уелып калганнадан әтиләренең сугыштан кайтып төшүедер, мөгаен. Әниләре Түбәтәй дип аталган басуда урак ура. Апасы Зөлфия белән идән юган чакларында, „әтиегез кайтып килә”, дигән хәбәр китерәләр. Апасы әниләреннән сөенче алырга ерак басуга ашыга, Мәгафия исә башлаган эшләрен тиз-тиз генә тәмамларга кала. Фронтта сыңар аягын югалткан Исламгалине җигүле атта ике хәрби киемдәге кеше озатып килә. „Агач аяклы”, ягъни протезлы Исламгали бабайны мин шактый яхшы хәтерлим. Ул озак еллар, хәтта лаеклы ял яшеннән узгач та, ат белән Көндәшледәге фермадан май заводына каймак ташыды.
...Мәктәп еллары да бүгенгедәй күз алдында аның. Башлангыч сыйныфларда Иске Тимкә авылыннан Нәзилә Гаянова укыта. Җиденчене тәмамлагач, өч ел Курач урта мәктәбендә укыды. Тәҗрибәле укытучылар: Ольга Кетова, Геннадий Степанов, Драчёвларда белем алды. Сыйныф җитәкчеләре Фәнизә Шәмсетдинова булды. Татар сыйныфы буларак, туган телне, шулай ук химияне яңарак унынчыны бетереп мәктәптә эшкә калган авылдашы Җамалия Лотфикарамова укытты. Ул соңыннан педагог һөнәрен үзләштереп, гомере буена Үзбәкстанда яшәде.
Комсомолга кергән көне дә хәтерендә. Сигезенче сыйныфта укыганда була бу. 1953нче елның 22нче апреле, карлы, суык чак. Сабакташлары Тәкъмилә Шәймөхәмәтова, Сөгъдә Аскарова, Мәмдүдә (Ялангач авылыннан) белән, гомумән сыйнылары белән җәяүләп Балтачка баралар. Аякта чабатадырмы — төгәл генә истә калмаган. Ә менә беренче секретарь Фәния Корбанованың ирләрчә көчле тавышы, сизелерлек дулкынлану, оешмага кабул ителүдән туган горурлык тойгысы — барсы да хәтердә.
Мәктәпне бик яхшы билгеләргә тәсмамлаган кыз махсус урта яисә югары уку йортына җиңел генә керә алыр иде, әлбәттә. Тик икенче төркем инвалид әтисе, кызының чит җирдә мохтаҗлыкларга дучар булу мөмкинлегенә ишарәләп, аңа бераз сабыр итәргә, укуны кичектереп торырга киңәш итә. Шулай итеп, 1955нче елда Мәгафия фермада хисапчы булып хезмәт юлын башлый, бер үк вакытта җәмәгать балшангычныда колхозның комсомол оешмасын җитәкләүне аңа ышандыралар. Бу еллар турында әңгәмәдәшем шулай сөйли:
–Ферма мөдире Зыя ага Вәлинуров иде. Яшьлек белән авырлыклар да сизелми. Оешма тарафыннан да, идарәдә дә эшкә контроль көчле иде. Печәнне малларга үлчәп бирәбез, һәр савучы азыкны үзе күтәреп ташый. Яшьләрне оешмага җәлеп итү буенча даими эш барды. Ул чакта 20 яшьтәгеләр дә, өлкәнрәкләр дә комсомолга керә иде. Роза Сөләйманова, Тәслимә Галинурова, Мәклифә Галиуллина, Мөслимә Нурисламова, Зөлфия Зиннуровалар шулай комсомол әгъзасы булып киттеләр. Бу яшь көчләр үзенчәлекле рәвештә, колхоз һәм район комсомолы путёвкасы белән, терлекчелеккә —сыер һәм сарык фермаларына эшкә юнәлделәр. Эштә сынатмаган шундый комсомолкалардан Разыя Кашапова, хәтеремдә, бестуж токымлы таналарны өйрәтте. Сыер булып җитлеккәч, аларның сөтенең майлылыгы 6 процентка җитә иде! Савучыларга төрле шартларда эшләргә туры килде. Җәйләүләрдә кайвакыт вагоннар да булмый, ачык һавада, яланда кунып эшләгән чаклар булды. Бер җәй эчендә 9 җәйләү алыштырган исемдә. Бу сөтне киметмәү, малларны туклыклы үләндә көтү максатында эшләнде.
—Колхоз комсоргларын төрле җыелышларга, өйрәнү-укуларга йөртәләр иде, — дип дәвам итә ул.—Байкыбашта бер атналык семинарда булдым. Анда сәяси мәсьәләләр турында да сүз барды, төп өлеше исә комсомол — яшьләр фермаларына багышланды. Авылдашыбыз Тәслимә апаларда (булачак җырчы Ришат Галихановның әнисе) фатирда тордым. Безнең район делегациясенә райком инструкторы Газим Фәезов җитәкчелек итте. Соңынна ул Уфада партия өлкә комитетында инструктор булды. (Аның бертуган энесе, Карыш егете Гаян Хафизов 1973—1975нче елларда Көндәшледә баш табиб булып эшләде. — М.Ф.).
1956нче елның кыш башы иде бу. Мине Байкыбашка арба белән чыгарып куйган комсомолец Мәгъруф Саттаров кире алырга чана җигеп килгән иде.
Бер елдан ул Көндәшле авыл советында хисапчы-кассир булып эшли башлый. Бераздан китапханәче, аннан колхозда кассир була. Бер үк вакытта яшьләр оешмасын җитәкләп, иҗтимагый тормышта кайнап яши. 1959нчы елда Тельман исемендәге хуҗалык рәисе Нурлыгаян Такаевны РСФСР Югары Советына депутатлыкка кандидат итеп күрсәтәләр. Комсомолецлар Зөлкиф Юмадилов, Фәнгать Шәймуллин, Мария Шутёмовалар белән бергә Борайга очрашуга баралар. Мәгафия җыелышта кандидатны мактап, ышандырырлык чыгыш ясый. Оратор кыз ялкынлы сүзе белән тыңлаучыларның йөрәкләренә үтеп керә. Җитәкчеләр аңарда ВЛКСМның район комитетында эшли алырлык кадр күрәләр. Һәм 1959нчы елның 31нче июлендә ул Балтачта икенче секретарь вазифасында эш башлый.
—Бу вакытта комсомолда беренче секретарь булып Наил Нурмөхәмәтов эшли иде. Кызганыч, якты дөньядан бик иртә китте. Исәп бүлегендә Мәсидә Корбанова эшләде, үз эшен гаять төгәл, пөхтә башкара иде. Авылларга еш йөрдек. Комсомолга кабул итәбез, комсомол укуларында катнашабыз, материаллар, күргәзмә әсбаплар белән урындагы оешмаларга ярдәм итәбез. Эш тыңгысыз да, кызыклы да иде. Айга бер мәртәбә Уфага нинди дә булса җыелышка, киңәшмәгә чакыралар.
Мәгафия апаның шәхси архивында күп кенә әһәмиятле ядкарьләр — фотосурәтләр саклана. Комсомол райкомнарының 2нче секретарьлары, инструкторлары, комсомол колхоз һәм совхозлар семинарлары. Фотолардан гайрәтле, чибәр яшьләр карый. Алар арасында өлкә комитетының 2нче секретаре Рыленко, 3нче секретарь Клара Төхфәтуллина... Кукуруз үстерүчеләрнең Республика слётында Көндәшлеләргә дә югары бәя бирелә, комсомоллардан Тәслимә Котлыева, Фруза Мөгыйновалар исемле сәгать белән бүләкләнәләр. Ә комсомолның Балтач районы комитеты бишекле мотоцикл һәм радиокабулиткечкә лаек була. Республика җитәкчесе Зыя Нуриев президиумда утырган Мәгафияне: „Миннегалиева, син бөтен бүләкне Балтачка алып кайтып китәсәң,” — дип шаярта. Гомергә истә калырлык, онытылмас, дулкынланыргыч, тантаналы минутлар!
Архивтагы фотосурәтләрдә мин үзем өчен инде таныш булгна кешеләрне, кин елына багышланган мәкаләм геройлары Әнисә Зарафетдинованы, Гаян Гыймадовны танып алдым.
—Берсе — киномеханик, икенчесе клубта баянчы иде. Әнисә бик актив кыз иде. Ул вакытта алдынгыларга бирелә торган вымпелларны („Алдынгы чабанга”, „Алдынгы тракторчыга” һ.б.) үзебез кулдан эшли идек. Без аны Әнисә белән, гадәттә, клубка күрше Хәтифә апалар өендә башкара торган булдык. Стена гәзитләре чыгардык. Аның мөхәррире дә, рәссамы да, ул замандагы бихисап лозунглар язучы да, плакатлар бизәүче дә үтә дә сәләтле укытучы Мөхәмәтҗан Вәесов булды. Тагын шуны әйтәсем килә: җитәкчеләр Нурлыгаян Такаев, Гыйлемгәрәй Гәрәевлар яшьләргә бик игътибарлы булдылар. Уфадан, Казаннан артистлар килсә, җәйләүләргә савучыларны алып кайтырга (җәйләүдә кунып та эшлиләр иде) машина җибәрелә. Утынсыз интеккәннәргә утын китерү дисеңме, өйсезләрне өйле итү дисеңме — бер гозер дә үтәлми калмады. Үзебезгә дә өй салырга, Н. Такаев, Т. Исламов һәм комсомол райкомы ярдәме белән белән, 30 кубометр агач бүленде.
1960нчы елда ул Уфа кооператив техникумына (һөнәр дә кирәк бит) укырга юл тота. Бергә эшләгән иптәшләренең аны җибәрәселәре килми, хәтта „керә алмасаң ярар иде”, дип тә калалар, ләкин уүл теләк кабул булмый. Техникумда да кыз комсокомитетка сайлана, взнослар җыю буенча җаваплы (казначей) була. Ике елдан Балтач сельпосына баш бухгалтер урынбасары булып эшкә кайта. Берничә айдан яшь белгечне туган колхозына комсомол оешмасы секретаре итеп тәкъдим итәләр. Бу 1962нче елның 4нче августы була. Мәгафия Миңнегалиева — Тельман исемендәге колхозда беренче штаттагы комсомол җитәкчесе.
...Яшьлекнең, аеруча яшь йөрәкнең үз кануннары, үз кагыйдәләре. „Йөрәккә фәрман биреп булмый”, — диләр. Мәхәббәт хисе сине дулкыннарында тирбәтеп, утларында көйдереп, өермәләрендә бөтереп ала да бөтен барлыгыңны били. Нурлыгаян Такаев киләчәктә җитәкче итеп күрергә теләгән, югары партия мәктәбенә барырга өндәгән Мәгафиянең йөрәген авылның затлы егетләреннән булган Газнәви Зиннуров яулый. Алар 1963нче елның 8 августында язылышалар һәм егет яшәгән Копейск шәһәренә барып төпләнәләр. Биредә ул сәүдә өлкәсендә бухгалтер булып хезмәт сала. Индивидуаль, социалистик ярышларда, төрле еллар, кварталлар нәтиҗәләре буенча бирелгән Мактау кәгазьләре, „Хезмәт ветераны” исеме — эшкә җитди карашның бәясе. Грамоталарга ОРС начальнигы, партком секретаре, профком рәисе һәм комсомол оешмасы секретаре кул куйган.
—Заманында комсомолның абруе зур, аңа үтә дә җаваплы бурычлар йөклиләр иде. Хәтеремдә, мин райкомда эшләгәндә, Көндәшленең хәзерге Н. Такаев, халык телендә Күл урамы дип йөртелгән урамында 10 йорт янып китте. Бәлагә тарыганнарга әйберләр, җиһазлар җыю яшьләр оешмаларына тапшырылды. Көндәшледә таратып йөргәндә ярдәмгә әнине дә алдым, чөнки кирәк-яраклар күп җыелган иде. Яшем чыкканчы комсомолдан аерылмадым. Эшемдә комсокомитетка сайладылар, оешма секретаре булырга тәкъдим иттеләр, ризалашмадым. Комитетта хезмәт тәртибе һәм сыйфаты буенча буенча җаваплы комиссияне җитәкләдем. Төрле тикшерүләрне еш оештыра идек. Комсомолда үткән яшьлегем белән горурланам, — дип сөйли ул.
Бу кеше гел генә эшләгән дә макталган, авырлык күрмәгән икән, дигән фикер дә тууы мөмкин кайбер иптәшләрдә. Авырлыкларны, сынауларны шактый кичерергә туры килде аңа. Иң башта бердәнбер сабыйлары дөнья куйды. Бераздан авылда әтиләрен җирләделәр. Ә икенче көнне автомобиль һәлакәтенә юлыктылар, абыйлары Мәггафур (Мәгафия исемен абыйсыныкына аваздаш итеп кушканнар) һәлак булды, Мәгафиянең умыртка баганасы зарарланып, ике ел урын өстендә ятты. Күршедә булгач, хәл белешергә керүче агәбиемә ияреп аларга мин дә баргалый идем. Аның караваты янындагы өстәлдә гәзит-журналлар булыр, радиосы сөйләп – җырлап торыр иде. (Фәридә Кудашева җырлаганын тәү башлап шунда ишеттем.— М.Ф.). Ә янәшәдә бер матур савыт тулы конфетлар. Өлкәннәр сөйләшүенә колак салудан, мин шуны белә идем: сөякне ныгыта, имгәнгән, сынган җирләрнең төзәлүен тизләтә икән... Ул конфетлардан миңа да өлеш чыгара иде апабыз.
Мин аңа әлләни әһәмият тә бирмәс идем. Әмма язмама мәгълүмат туплау нияте белән өенә килгәч (тормыш иптәше вафат булгач, ул Балтачка кайтып урнашты), без чәй өстәле янында әңгәмә кордык. Саубуллашып, кайтырга кузгалганда, героем күчтәнәч итеп кесәмә бер уч конфет салды. Кайткач татып караганда, мин ярты гасырлап элек балачагымдагы тәмне тойгандай булдым. Нидән бу? Яшьлек белән ара өзелмәгәнлекне күрсәтәдер бу, дип уйладым. Аңардагы яшьлеккә хас сыйфатлар кулыннан үткән һәрнәрсәгә күчәдер, мөгаен.
Яшәлгән гомернең яртысын намазлыкта үткәргән, динле, иманлы, тугызынчы дистәне ваклый башлаган авылдашымның күңелендә өлкәнәю тойгысы белән яшьлек рухының да янәшә яшәвенә ишарәдер, дип уйладым.
Мәгъдән ФАЗЫЛОВ.
(Фото гаилә архивыннан).
Читайте нас: