Барлык яңалыклар
Район сулышы
27 октябрь 2018, 20:44

Иске Балтачның Энергетиклар урамы юлы өлешчә асфальтланачак

Бүген Иске Балтачта Энергетиклар урамының Муса Гәрәев һәм Пушкин урамнары арасындагы кварталын асфальтлауга әзерли башладылар.

Иске Балтачта Энергетиклар урамында, авылның икенче микрорайон өлешендә яшәүчеләр, юлның асфальтлануын егерме елдан артык көтте.
1990 еллар башында төзелә башлап, берничә ел эчендә корылышы тәэмин ителгән урамда халык өчен кирәкле шартларны бар ды булдырылды, тик юлларның торышы гына канәгатьләндерми иде. Моннан өч –дүрт ел элек юлга ремонт үткәрделәр үткәрүен. Тик соңгы вакытта урам юлының торышы, бигрәк тә койма яңгырлардан соң һәм ни арба, ни чана вакытларында, урыны белән, янә бик авырлык белән генә үтә алырлык хәлгә төште.
Быел район Хакимияте урамда яшәүчеләрнең гозерен канәгатьләндерү мөмкинлеген тапты. Энергетиклар урамының икенче микрорайон өлешендәге бер участогында юл асфальтланачачагын вәгъдә иткәннәр иде. Бүген кварталның Муса Гәрәев һәм Пушкин урамнары арасындагы аралыктагы 250 метр озынлыкта юлның нигезен ныгыта башладылар. Әлеге вактта башкаланың „Башальянсстрой” җәмгыяте эшчеләре полотноны тыгызлап, юлның өслегенә вак таш түши. Асфальтлау эшен дә озакка сузмаслар, мөгаен.
Читайте нас: