Барлык яңалыклар
Район сулышы
26 октябрь 2018, 13:27

Танып елгасы ярлары ныгытыла

Танып елгасының гидротехник корылмадан түбән өлешендәге уң ярлары 100-150 метр озынлыкта сөзәкләндерелеп, ташлар белән ныгытылачак.

Гидроузел төбәгендә бу көннәрдә Танып елгасы буйлары гөр килеп тора.

Башкоротстан Республикасы Гидротехник корылмалар хезмәтләндлерү идарәлеге хезмәткәрләре биредә яр ныгыту эшләрен җәелдерде.
Элеге вакытта бу участокта барган көрәкле трактор, экскаватор һәм өч берәмлек КамАЗ автомашинасы җәлеп ителгән.
—Танып елгасының гидротехник корылмадан түбән өлешендәге уң ярлары 100-150 метр озынлыкта сөзәкләндерелеп, ташлар белән ныгытылачак. Елга ярларының бу өлешенә ташкын чорында елны-елында зыян килә иде. Шулай ук гидроузелның югары өлешендә грунт түшәлеп дамба күтәрелә. Бусы ташкын чорында елгының чамадан тыш җәелүен булдырмас өчен, шулай ук шандорлар ябылгач, суны мөмкин кадәр күбрәк җыю максатларында эшләнә, — дип хәбәр итте " район Хакимиятенең арихитектура булеге начальнигы Илдар Җиһангиров "Балтач таңнары" хәбәрчесенә эшләр барышы турында кызыксынгач.
Читайте нас: