Барлык яңалыклар
Район сулышы
26 октябрь 2018, 17:04

Балтачта "Призывник көне" үтте

Быел көзге чакырылышта районыбыздан егермедән тартык егет Русия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак. Хезмәткә чакырылачак егетләрне хөрмәтләү йөзеннән бүген район мәдәният сараенда „Призывник көне” үтте.

Быел көзге чакырылышта районыбыздан егермедән артык егет Русия Кораллы Көчләре сафларын тулыландырачак. Хезмәткә чакырылачак егетләрне хөрмәтләү йөзеннән бүген район мәдәният сараенда „Призывник көне” үтте.



Тантана хуҗаларын Балтач һәм Тәтешле районнары хәрби комиссары Ансар Арсланов, район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, сугыш һәм хезмәт ветераннары район советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, район Хакимиятенең яшьләр эшләре комитеты рәисе Максим Ахтариев, ата-аналар котлады.



—Егетләр Русиянең төрле нокталарында хезмәт итәчәк. Әлегә кадәр хезмәт иткән райондашларыбыз армия хезмәтендә үткәргән елларын рәхмәт белән искә алалар. Сез дә шулай булыгыз, хөрмәтле хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр! — дип өндәде хәрби комиссар залда утырган егетләрне.






Читайте нас: