Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 октябрь 2018, 13:32

Яңа программа чикләрендә Көнтүгештә мәңгелек йортлар тәртипкә китерелде

Көнтүгеш авылында яшәүче халыкны күптәннән борчыган проблема бар иде. Ул — авылдагы мәрхүмнәр җирләнгән мәңгелек йортларны тәртипкә китерү.

Көнтүгеш авылында яшәүче халыкны күптәннән борчыган проблема бар иде. Ул — авылдагы мәрхүмнәр җирләнгән мәңгелек йортларны тәртипкә китерү.
Авыл халкы үз көче белән булдырган рәшәткәләр еллар үтү белән искереп җимерелә башлаган күренеш барыбыз өчен дә күңелне кырырлык хәлгә тиң иде. Һәм быел, бу проблема уңай чишелеш тапты. Аны башкарып чыгуга Урындагы башлангычларны яклау программасы ярдәмгә килде.
Район Хакимиятенең яңа проектны тормышка ашыру өчен җаваплы кураторы Альбирт Хәмитов, район Советы Секретаре Расих Акберов һәм урындагы җитәкчеләр, авыл старостасы, авыл аксакаллары, халыкны җыеп, иртә яздан җыен үткәреп, халыкка аңлату эше үткәрделәр.
2016нчы елдан башлап районда уңышлы тормышка ашырылган яңа проектта Көнтүгеш авыл җирлеге ел саен катнашып, җиңеп, авыл халкы беренче чиратта хәл итәсе мәсьәләне ерып чыгып килә. 2016нчы елда әлеге проект чикләрендә Көнтүгеш авылындагы Мата елгасы аша җимерек хәлгә килгән күпер ремонтланды, 2017нче елда Иванай авылы клубына капиталь ремонт үткәрелде. Агымдагы елда, әйткәнемчә, бу эш авылдагы мәңгелек йортлар тирәсен төзекләндерүгә юнәлтелде.
Проектны тормышка ашыру өчен каралган акчаның бер өлеше — урындагы бюджеттан бүленергә, бер өлеше халыктан җыелырга тиешлеге куркытмады көнтүгешләрне.
—Җыябыз, тик эш барып чыксын, — дип килештеләр һәм эшне башлап җибәрү өчен инициатив төркем сайладылар. Вакытны озын-озакка сузмый, заман мөмкинлекләреннән файдаланып, социаль челтәрләрдә төркемнәргә оешкан авылдашларны, якташларны изге эшкә җәлеп иттеләр. Бүгенге көндә Көнтүгештә гомер иткән авыл патриотлары башлаган эш уңышлы дәвамын тапты — Германия, Испания, Казахстан, Үзбәкстан тарафларына сибелгән авылдашлар, Чиләбе, Себер, Татарстан, Удмуртия һәм башка төбәкләрдә яшәгән ул-һәм кызлар, килен, кияүләр, оныклар актив кушылып, үз өлешләрен керттеләр. Авылда яшәүчеләр өмәгә чыгып зиратның искергән рәшәткәләрен әйләнәгә сүтеп тазарттылар, иске агачларны кисеп читкә чыгаруны оештырдылар.
Проектны гамәлгә ашыру өчен каралган барлык процедуралар үтәлгәннән, проект конкурс шартларын уңышлы үткәннән соң, чикләнгән җаваплылыктагы „БашИнвестГрупп” җәмгыяте (директоры Артур Гыйльванов) тендерны җиңеп, эш башлады. Санаулы көннәр эчендә мәңгелек йортлар тирәсе танымаслык төс алды. Әйләнәгә тимер баганалар утыртылып, профиль сузылып, алар буыялып, яшел төсле профнастил рәшәткәләр кагылды, капкалар урнаштырылды.
Намус өчен эшләгән „БашИнвестГрупп” җәмгыяте уңганнары кебек эшчәннәргә ышанырга була. Алдагы елларда да проект уңышлы дәвам итеп, җирлеккә караган башка авылларда яшәүчеләр дә мондый мөмкинлекләрдән файдалансын иде, дигән теләктә көнтүгешләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.

Читайте нас: