Барлык яңалыклар
Район сулышы
25 октябрь 2018, 20:25

Имән авылында яшәүче Кыямовларны бриллиант туйлары белән котладылар

Имән яшәүче Кыямовларны бриллиант туйлары белән котладылар.

60 ел һәм аннан да күбрәк вакыт бергә гомер итү бик бәхетле парларга гына тиядер ул. Артка брылып карасаң, бер кеше гомере бит бу. 1958 елның 12 апрель көнендә никахларын теркәгән, Имән авылында яшәүче Васига һәм Рәфил Кыямовлар үзләрен бик тә бәхетле дип исәпли. Ә парлы озын гомерне матур итеп, сынатмыйча яши белү үзе бер мәртәбә тиң. Инде балалры Гөлфия һәм Зәйтүнә дә узаман яшенә җитеп киләләр.
—60 ел бергә яшәү – үзе бер бәхет. Хезмәттән ямь табып, энергия алып яшәдек. Бүген дә кул кушырып утырмыйбыз. Кулдан килгән кадәр, шәхси хуҗалыгыбызда хезмәткуеп көн күреп ятабыз,--диләр алар, тормыштан канәгать булып.
Гаилә башлыгы тыл хезмәтчәне, хезмәт ветераны. Лаеклы ялга чыкканчы Ленин исемендәге колхозда терлекче булып эшләгән. Намуслы хезмәте өчен бихисап Мактау грамотлараы белән бүләкләнгән. Хуҗабикә дә хезмәт блын терлекчелек тармагына багышлаган. Савучы булып эшләп, Ленин исемендәге колхоз икътисадын үстерүгә лаеклы өлешен керткән. Намуслы хезмәтләре белән авылдашлары ихтирамын яулаган алар.
Башкортстанда Гаилә елы уңаеннан, гаилә тормышы юбилеен билгеләгән парларны хөрмәтләү дәвам итә. Шушы көннәрдә Нөркә авыл җирлеге хакимитяе башлыгы гаилә Флидә Гыйндуллина Имән авылында бәхетле пар гомер иткән йортта булып юилярларны тәбрик итте. Аларга Республика Башлыгының Котлау хатын һәм истәлпекле бүләк тапшырды.
Читайте нас: