Барлык яңалыклар
Район сулышы
24 октябрь 2018, 11:24

Көнтүгеш авылында электр линияләре яңартылды

Чикләнгән җаваплылыктагы „Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре авылларда электр линияләрен капиталь ремонтлау буенча планлы эш алып бара.

Чикләнгән җаваплылыктагы „Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре авылларда электр линияләрен капиталь ремонтлау буенча планлы эш алып бара.
Агымдагы елда гына (март — октябрь айларында) мастер Линар Закиров җитәкчелегендәге бригада уңганнары Сәйтәк, Яңа Уразай, Югары һәм Түбән Иванай, Түбән Сикияз, Көнтүгеш авылларындагы электр линияләрен яңартуны тәэмин итте.
Алтынчы сентябрь көнне Көнтүгешкә килеп эш башлаган иде энерголылар. Авылдагы 4 километр 200 метр озынлыктагы электр линияләрен сузу өчен 200дән артык тимер-бетон баганалар утырттылар, өч яңа трансформатор урнаштырдылар.
—Монтёрлар Ростислав Апканиев, Салават Хәтмуллин, Рузиль Закиров, водитель-электромонтёр Илшат Аскаров, бораулау-кран машинасы машинистлары Рәҗәп Нургалиев, Руслан Хәмидуллин, автойөк күтәргеч машинисты Финат Гәрәев, кранчы Алмаз Аскаров күләмле эшне кыска срокта башкарып чыктылар. Водитель Анатолий Айдимиров баганаларны Уфа шәһәреннән алып кайтуны тәэмин итте, — ди Линар Дамир улы, эш барышы белән таныштырып.
Сентябрьнең 22се көнне Көнтүгештәге йортлар яңа линиягә тулысынча тоташтырылып бетте.
Авыл эчендә уннан артык урында урам утлары өчен лампалар да урнаштырды энерголылар.
Әлегә кадәр авылда яшәүчеләр 1974нче елда сузылган линияләрдән килгән электр көченнән файдаланды. Көчле җил, кар-бураннарда линияләрдә аварияләр килеп чыгып, электр белән тәэмин итүдә өзеклекләргә юл куелган очраклар бар иде. Заман таләпләренә җавап бирерлек баганалар утыртылып, заманча линияләр сузылгач, андый күңелсезлекләр хәзер үзләрен читләп үтәр, дип ышана авылда яшәүчеләр.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Читайте нас: