Барлык яңалыклар
Район сулышы
23 октябрь 2018, 16:27

Тигез асфальт юлдан үтүләре рәхәт, ди балтачлылар

Районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре агымдагы сезонда районда сизелерлек күләмдә эшләр башкарды. Иске Балтач авылының Лесная, Дружбы Народов, Островский, Лермонтов (Сабантуй мәйданы территориясен), Һәдия Дәүләтшина урамнарын асфальтлап, урындагы халыкның шатлыгын арттырды алар.

Районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре агымдагы сезонда районда сизелерлек күләмдә эшләр башкарды. Иске Балтач авылының Лесная, Дружбы Народов, Островский, Лермонтов (Сабантуй мәйданы территориясен), Һәдия Дәүләтшина урамнарын асфальтлап, урындагы халыкның шатлыгын арттырды алар.
Шушы көннәрдә Иске Балтачның 656 метр озынлыктагы Үлмәс Шакиров урамын ике көн эчендә каты каплам белән ныгыттылар. Анда эшне төгәлләгәннән соң Энергетиклар урамының бер өлешендә эшләрен дәвам иттеләр. Идарәнең баш инженеры Рамил Гыйльмияров белдерүенчә, 676 метр озынлыктагы урам 4 көн эчендә танымаслык төс алачак. Урамның чокырланган урыннары чистартылып, вак таш салып ныгытылып, тигезләү катламы белән өч кат асфальт салынчак. Уңганнар эшнең сыйфаты өчен тырышлык сала.
Үз эшенең осталары бар идарәдә. Идарәнең тиешле техникасы җәлеп ителгән. Асфальт салу техникасы машинисты Данис Камаев, катоклаучылар Рәфит Вәлиев, Эльвир Суфияров, юл эшчеләре Илдус Шакиров, Илдус Шәйнуров, Флүр Ямалтдинов, Вадим Ахтариев тәҗрибәле эшчеләр, үз эшләрен җаваплылык тоеп, намус белән башкара. Алар катнашлыгында башкарылган эшләр барышында хәвефсезлек техникасы төгәл үтәлә, бәхетсезлек, күңелсезлек очракларына юл куелмый.
Юл мастерлары Ридаль Хафизов, Артур Әбелкарамов та эшне шәхси контрольдә тота.
Куәтле КамАЗ автомашиналарын хезмәтләндерүче уңган водительләр Роберт Хәсәнов, Олфәт Әхмәтшин, Нил Карамов асфальт заводы белән эшләнәсе объект арасында өлгерлек күрсәтә. ЗИЛ автомобиле базасындагы су ташуга махсуслашкан техниканы хезмәтләндерүче Булат Әхмәтшин да һәрвакыт юлчылар янында.
Юллар торышы тәүге чиратта һәлакәтләрне булдырмауга зур адым. Юлларның төзеклеге хәрәкәтнең турыдан-туры куркынычсызлыгын тәэмин итүен дә аңлый юлчылар.
Асфальт юлдан җилдерүләре күңелле. Бу рәхәтлекне хәзер олы юлдан эчтә урнашкан авыл халкы да татый башлады. Күптән түгел, әйткәнемчә, Һәдия Дәүләтшина урамында яшәүчеләр дә бу бәхетне сөенеп кабул итте.
Юлларны төзекләндерү эше алдагы елларда да дәвам итәчәк әле.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.


Читайте нас: