Барлык яңалыклар
Район сулышы
23 октябрь 2018, 16:58

Балтачта “Призывник көне” үтәчәк

Балтач районыннан быел армия хезмәтенә алынырга чакыру көткән егетләрне 26 октябрь көнне “Призывник көне”нә чакыралар.

Призывник көне матур традициягә әйләнгән һәм егетләрнең киләчәген якты өметкә, изге теләкләргә чорнаган зур тантана буларак билгеле.
Бу тантанада иртәгә хезмәткә юлланасы егетләр белән бергә югары сыйныф укучылары, ветераннар, ата-аналар, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар да катнаша.
Балтачта быел “Призывник көне” 26 октябрь көнне район мәдәният сараенда үтәчәк. Бәйрәмдә армиягә чакырылучылар арасында спорт ярышлары оештыру да планлаштырыла. Үзешчән сәнгать осталары бәйрәм хуҗалары алдында концерт номерлары белән чыгыш ясаячак.
“Призывник көне”нең тантана өлеше 11:00 сәгатьтә башлана. Бәйрәмдә катнашучыларны теркәү 9:00 -10:00 сәгатьләрдә үтәчәк.
(Фото редакция архивыннан).
Читайте нас: