Барлык яңалыклар
Район сулышы
23 октябрь 2018, 12:09

Балтач районында „Үзйөрешле машина” атналыгы үтәчәк

Балтач районында 24-31 октябрь көннәрендә „Үзйөрешле машина” атналыгы үтәчәк.




Республикада, районда үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын файдалану барышында кимчелекләрне профилактикалау чаралары әледән-әле үткәрелеп тора.
Башкортстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең агымдагы елның 22 октябрьдагы 216 санлы боерыгына ярашлы, районда 24-31 октябрь көннәрендә „Үзйөрешле машина” атналыгы үтәчәк.
Атналык барышында үткән рейдларда үзйөрешле машина һәм аның тагылмасының техник торышына. Тагылмаларны агрегатлаштыру таләпләре үтәлешенә игътибар ителәчәк. Транспорт чарасынна һәм тагылмасына техник карау үткәртмәгән хуҗалар ачыкланып аларга карата чаралар күреләчәк. Үзйөрешле машинаны теркәү кагыйдәләре үтәлеше, тиешле категориядәге транспорт чарасы белән идарә итүгә хокук биргән тракторчы-машинист таныклыгы барлыгы-юклыгы операция барышында аеруча күзәтүгә алына.
Бигрәк тә кул җитәрлек урыннардагы карьерларда үзйөрешле машиналарның җир казу казу эшләре, казылма байлыкларын трнанспортлау белән рөхсәтсез шөгыльләнү очрагы теркәлгәндә, материал табигатьтән файдалануны күзәтчелек итүче ведомствога җибәреләчәк.


Читайте нас: