Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 октябрь 2018, 20:49

Штәндедә подрядчылар мәктәп бинасын төзү эшләрен кызу тота

Бүген Штәндедә 80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 балага билгеләнгән балалар бакчасы төзелеш эшләре тулы куәтенә бара.

„Башкортстанның 100 еллыгына — 100 объект” программасына ярашлы, Штәнде авылында яңа мәктәп бинасы төзелеш эшләре җәелдерелде.
Хәер, моннан берничә көн элек: "Төзелеш эшләре туктатылган, авылда яңа объект булмаячак икән,"-- дигән имеш-мимешләр халык теленә кергән иде.
Дөрес түгел. Бүген Штәндедә төзелеш эшләре тулы куәтенә бара. Чикләнгән җаваплылыктагы „Геострой” җәмгыяте эшчеләре бу көннәрдә объектның нигезен кору эшләре белән мәшгуль
80 укучыга исәпләнгән мәктәп һәм 40 балага билгеләнгән балалар бакчасы төзелеше барышы белән 19 октябрь көнендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субуше танышты.
Исегезгә төшерәбез, смета бәясе 144 миллион сумлык объектны 2019нчы елның 1 сентябренә файдалануга тапшыру планлаштырыла
Әлеге вакытта Штәнде урта мәктәбендә бүгенге көндә Мата, Штәнде, Тушкыр, Әрдәгеш, Мәнәгәз авылларыннан 115 бала белем ала. Гамәлдәге мәктәп бинасы 1977нче елда сафка кертелгән булган.

Читайте нас: