Барлык яңалыклар
Район сулышы
19 октябрь 2018, 16:49

Иске Балтачның Комсомол урамы юлы яңа төс алачак

Иске Балтачның комсомол урамында юл ремонты фронтында бүген эш җанланды. 2735 метр озынлыкта юл берничә көннән яңа төс алачак.

—Иске Балтачның Комсомол урамында юл ремонтлануын район үзәгендә яшәүчеләр түземсезлек белән көтте. Юлның торышы берничә көннән яңа төс алыр. Урам юлына тиз арада ремонт үткәреп, балтачлыларга сөенеч өстәрсез дип ышанам,—диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев подрядчы оешма хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итеп, ремонт барышы белән танышкан мәлендә.
Чынлап та, Комсомол урамы юлы, Совет урамы белән кисешкән чатлыкның төньяк өлешендә, аеруча начар хәлгә төшкән иде. Тирән чокырларны автомашина белән урап үтү таудан слалом алымы белән шуып төшкән чаңгычыны хәтерләтә иде. Ә чокырга туры килсәң, автом ашинаң зыян күрми калмас иде, мөгаен.
Узган атнада биредәге чокырлар беркадәр тигезләнгәч, әллә ремонт эшләре шуның белән генә чикләнерме икән, дип борчылу белдерүчеләр булды.
Нићаять, эш җанланды биредә. Җомга көн иртәсе белән башкаланың „Башальянсстрой” җәмгыяте эшчеләре эшкә күмелде.
Әлеге вакытта юл мастеры Кирилл Суханов җитәкчелегендәге эшчеләр юлның өслеген тигезләү белән шөгыльләнә.
—Полотно өстен корытабыз, аннары, асфальт-бетон катнашмасы ягып, юлның өслеген тигезлибез. Бу мәшәкатьләр ике көн чамасы вакытыбызны алыр дип уйлыйм. Аннары асфальтның төп катламын түшәргә тотынабыз,—ди мастер, юл ремонты үзенчәлекләре белән таныштырып.
Район үзәгенең Комсомол урамында 2735 метр озынлыкта юлга асфальт түшәләчәк. Һава шартлары тоткарлык тудырмаса, эшчеләр үз бурычларын атна эчендә үтәп чыгарга исәп тота.



Читайте нас: