Бүген район үзәгендә Республика көненә багышланган спорт ярышлары үтте.
Сәйтәк авыл җирлегеннән спорт чараларында аеруча актив катнаштылар. Шахмат ярышларында гына авыл җирлеге авылларыннан килгән 8 шахматчы үзенең зирәклеген сынады.
Район үзәгенең “Ход конем” шахмат үзәге уенчылар белән тулы иде бүген.
Кызлар арасында үткән ярышларда сәйтәклеләр призлы урыннарга чыкты. Анастасия Валиуллина – беренче, Полина Тастиева икенче урынны яуладылар.
Районның иң зирәк шахматчыларына район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвес Рәхимов бүләкләр тапшырды.
Сәйтәк авыл җирлегенең волейболчылар командасы да район ярышларында катнашты.