Балтач таңнары
-20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Район сулышы
9 октябрь 2018, 17:29

Балтачта Республика көненә багышланган тантана үтте

Районда Башкортстан Республикасының Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүенең 28 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Бөре – Тастүбә - Сатка авторассасына тоташачак Иске Балтач—Мишкә юлының беренче участогын рәсми рәвештә ачу тантанасыннан башланып китте.

Республика көнен һәр тарафта күтәренке рухта каршы алырга тырышалар. Бәйрәм якынлашкан мәлне урыннарда берсеннән-берсе матур, киңкүләм чаралар үткәрелә. Ә алар барысы да дәүләт бәрәменә үзенәлекле төс бирә.



Безнең районда Башкортстан Республикасының Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул итүенең 28 еллыгына багышланган бәйрәм чаралары Бөре – Тастүбә - Сатка авторассасына тоташачак Иске Балтач—Мишкә юлының беренче участогын рәсми рәвештә ачу тантанасыннан башланып китте. Филүс хәзрәт Камалетдинов “Юл догасы”н укудан башланып китте бу чара.


—Без бу юлның булуын күптән көткән идек. Район җирлегендә яхшы сыйфатлы шундый юл булдырганнары өчен подрядчыларга, шулай ук бу проектны тормышка ашыруда ярдәм күрсәткәннәре өчен Республика Хөкүмәтенә, Башкортстан Республикасы Юл хуҗалыгы идарәлегенә рехмәт белдерәбез. Аның икенче участогында да төзелеш эшләре башлануын түземсезлек белән көтәбез,--диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, тантанада ясаган чыгышында.

Башкортстан Республикасы Юл хуҗалыгы идарәлеге начальнигы Денис Петраковский юлның икенче участогы да төзеләчәген белдерде.

Юлның беренче учстогын төзү эшләре 850 миллионнан артык сумга төшкән иде. 19 километр озынлыкта полотно. Ике авыл, чатлыктан борылган юл белән, трассага тоташтырылган. Гомумән, әлеге вакытта бу юл шушы төбәктәге 12 авыл халкына хезмәт итә.


—Юл төзелешен 2015 елда башлаган идек. Эшне тиз арада, яхшы сыйфат белән башкарырга тырыштык. Төзелеш барышында кирәкле барлык шартиларны тудырганнар өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерәбез. Форсат бирсәләр, без юлның и кенче участогын да төзергә әзербез,--диде подрядчы оешма җитәкчесе, Иглин район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Василий Ковалев.


Тантанада шулай ук Югары Янактай авыл җирлеге ххакимияте башлыгы Рәшит Мусин чыгыш ясады.


Республика көне алдыннан “Коммуналь хуҗалык”та үзгәртеп корылган котельная да файдалануга тапшырылды. Биредә Нефтекама шәһәре Салават Гарифуллин җитәкләгән “ПрогрЭС” җәмгыяте эшчеләре җылытү үзәге корылмаларына күләмле үзгәртеп кору үткәрде. Ике казанның автомат һәм производстиво системасы тулысынча яңартылган. Шулай ук төтен чыгару торбасын яңарттылар. Подрядчылар җәй дәвамында биредә биш миллион сумлык эш башкарды.


Ә район мәдәният сараенда үтәчәк тантаналы утырышта катнашучылар бу көнне инде рәсми рәвештә ачылган сквер аша узды бу көнне.




Иске Балтачта Урындагы башлангычларны яклау программасы тормышка ашырылып, сквер барлыкка килгәннән соң, район үзәгенең төп мәөданы яңа төс алды,-- диделәр бәйрәм тамашасын алып баручылар, авылның арытабан да матурланачагына ышаныч белдереп.



Халык мәнфәгатьләрен кайгырту, тормыш сыйфатын яхшырту юнәлешендә республикада, районда күп эшләр башкарылганлыгы бүген ачылган объектлардан ук ачык күренә. Ә ел дәвамында башкарылган эшләр, әлбәттә, болар белән генә чикләнми. Матбугат чараларында алар яктыртылып тора.


—Республика фонында безнең район динамик рәвештә үсешә. Производство тармакларында үсеш тәэмин ителә. Барлык сфераларда эш кайнап тора. Былтыр республика буенча 266 миллион сумлык продукция җитештергән булсак, агымдагы чорда бу күрсәткеч 162 миллион сумлык тәшкил итте. Былтыр ел девамында сәнагать индексы 128 процент тәшкил иткән булса, агымдагы чорда бу күрсәткеч 138 процентка тиң диде, - район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев Балтач районы эшчәннәренең ирешкәннәрен барлап.






Тантанада район үсешенә ярдәм күрсәткәне өчен Нефтекама шәһәре “ПрогрЭС” җәмгыяте Салават Гарифуллин, район спорт тормышында яхшы нәтиҗәләргә ирешәүчеләр, шулай ук “Башкортстанның сәләтле 100 укучысы” конкурсы җиңүчесе, балалар сәнгать мәктәбендә Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рая Хәмәева классында шөгыльләнүче Сөмбел Солтангалиева, балалар ииҗат үзәгенең үрнәкле коллектив исемен тәэмин итүгә ирешкән өстәмә белем бирү педагоглары Илфат Хәйдаров, Венера Шакирьянова бүләкләнделәр.

Бәйрәм тантанасында 50-60 ел бергә парлы гомер кичергән юбилчр гаиләләр дә хөрмәтләнде.

—Башкортстан Республикасы Башлыгы Рөстөм Хәмитов туган якларында Республика көненә багышланган тантанада катнашуыма чиксез шатмын. Шушы залда балтач районы халкының казанышларына сөенеп утырдым , — Башкортстан Республикасы Башлыгы идарәсенең дәүләт хәзмәте һәм кадрлар белән эшләү сәясәте идларәсе начальнигы Рөстәм Хәйдаров, балтачлыларның арытабан да республика үсешенә лаеклы өлеш кертәчәгенә ышаныч белдереп.




Балтачлыларга бәйрәм кәефе өстәп, тантанада үзешчән сәнгать осталары зур концерт программасы белән чыгыш ясады.